Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Көзге чакырылыш башлана: быелгы төп үзенчәлекләр

news_top_970_100

Владимир Путин көзге чакырылыш турындагы указны имзалады. Октябрьдән декабрь ахырына кадәр 133 мең кешене хәрби хезмәткә чакырырга җыеналар.

РФ Кораллы көчләре Генераль штабы көзге чакырылышка кагылышлы түбәндәге төп фикерләрне җиткерде:

  • Хәрби хезмәткә чакырылучылар яңа төбәкләрдә махсус операция бурычларын үтәүгә җәлеп ителмәячәк;
  • Көзге чакырылыш срочникларын җыю пунктларыннан хезмәт узу урыннарына 15 октябрьдә җибәрә башлаячаклар.
  • Быел хәрби хезмәткә чакырылуга бәйле чараларга килү турында хәбәр кәгазь рәвешендәге повесткаларда киләчәк;
  • Хәрби хезмәтен тәмамлаучылар вакытында хезмәттән азат ителәчәк һәм яшәү урыннарына җибәреләчәк;
  • РФ Кораллы көчләре Генераль штабының хәрби хезмәткә чакыру буенча туры линиясе 15 октябрьдән эшли башлый;
  • Фәнни роталарга язгы чакырылыш кампаниясе барышында 600гә якын кеше җыелган.

Искәртеп үтик, быел Владимир Путин РФ Хәрби көчләренең штат санын 2 млн 389 мең кешегә кадәр арттырырга карар кылды. Шулай итеп, Россия армиясе солдатлар саны буенча дөньяда икенче булачак.

Бүгенге көндә хәрби хезмәткәрләр саны буенча Кытай (2 035 000), Һиндстан (1 445 550) һәм Кушма Штатлар (1 328 000) лидерлар өчлегендә. Путин указыннан соң Россия армиясе Һиндстан һәм АКШ хәрби көчләрен саны буенча узып китәчәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100