news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Көзен я кышын алмагач ботаклары сынса, нишләтергә?

news_top
Көзен я кышын алмагач ботаклары сынса, нишләтергә?
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

Көзен яки кышын бакчадагы алмагачның ботаклары сынарга мөмкин. Алар җил, кар, бозлы яңгырдан сына. Әлеге очракка киңәшләрен агроном Василий Яковлев әйткән. Бу турыда «АиФ» яза.

«Табигать сезнең бакчада экстремаль котырып алган булса, аның нәтиҗәләрен бетерәсе генә кала. Ягъни сынган ботакларны җайлап кисәргә яки секторы белән алып атарга кирәк. Бу – ботакның юанлыгына бәйле. Сынган урынга бакча вары сылап куярга.

Сынган ботакларны тоташтырып маташу – мәгънәсез эш. Әле шулай тоташтырып маташкан очракта авыру учагы китереп чыгарып, бөтен агачны көчсезләндерергә мөмкин.

Алда әйтелгән процесс бик яхшы нәтиҗә күрсәтер – ботакның исән калган өлеше яңа ботаклар чыгарып, кыска вакыт эчендә яңа уңыш бирер», – ди белгеч.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар