news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Көзен ни өчен баш ешрак авырта?

news_top

Көзен йокы режимы бозылу, стресс, сыеклык җитмәү һәм иртәнге ашны калдыру аркасында баш авыртырга мөмкин. Мигреньнән интегүче кешеләр ашау арасындагы озын тәнәфесләргә аеруча сизгер була: мондый гадәт яңа өянәк китереп чыгарырга мөмкин. Бу хакта невролог Екатерина Демьяновская сөйләде, дип яза «Радио 1» сайты.

Табиб сүзләренчә, көзен якты көн озынлыгы кыскара, иртән йокыдан уяну авыррак була, ә кичен кешеләр электрон җиһазларны озаграк кулланырга мөмкин. Моннан тыш, күп кеше отпусклардан соң интенсив эш режимына кайта, бу да көндәлек йөкләнешне һәм стрессны арттыра.

Баш авыртуның тагын бер сәбәбе – организмның сусызлануы. Белгеч аңлатканча, салкынча һава торышы урнашкач, кешеләр артык сусамый һәм кайвакыт суны кирәгеннән азрак эчә. Бу башны авырттыра яки булган авыртуны көчәйтә ала.

«Стресс да үз ролен башкара. Ял сезоныннан соң кешеләр интенсив эшкә кире кайта, көндәлек борчу-мәшәкатьләр дә арта. Хәтта иртәнге ашны ашамый калдыру гадәте дә баш авырту китереп чыгара ала. Мигреньнән интегүче кешеләр моңа аеруча да сизгер була», – дип аңлатты Екатерина Демьяновская.

Көзен салкын тиеп авыру куркынычы да арта. Вируслы инфекцияләр булганда баш авырту температура күтәрелү, хәлсезлек һәм борын тыгылу белән бергә була.

Шул ук вакытта маңгай өлеше һәм борын төбе (переносица) авырту һәрвакытта борын яны куышлыклары ялкынсынуын аңлатмый. Табиб сүзләренчә, мигрень яки киеренкелектән баш авырту шушы рәвешле башланырга мөмкин, ә моны кайвакыт ялгышып гайморит дип уйлыйлар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар