Урамда чып-чын көз булса да, кайсыбер розалар әле чәчәктә утыра. Аларны карау турында ландшафт дизайнеры Ольга Воронова сөйли. Бу турыда «АиФ» хәбәр итте.
«Шуны истә тотыгыз: розаларны кышка каплар алдыннан гына кисәргә кирәк. Бу 2 процедураны берьюлы диярлек эшлиләр. Бу вакыт сентябрь уртасыннан октябрьнең икенче яртысына кадәр булырга мөмкин, көньяк төбәкләрдә исә ноябрь башына кадәр. Шуңа күрә розалар чәчәк атып утырса, якын арада температура нульгә кадәр төшсә дә – борчылмагыз», – ди белгеч.
Соң чәчәк ату розаларны көчсезләндерми. Башка үсемлекләр кебек үк, алар да кышка көчен рациональ саклый. Чәчәге бар икән, димәк, ул булган потенциалын кышкы тынычлык чорына кадәр эшләтеп бетерергә тырыша.
Чәчәкләрне кисеп атсагыз, яңа ботаклар чыгара башлый, ә менә бу куакка начар йогынты ясарга мөмкин – нәкъ менә яңа ботаклар кышка әзерләнгән көчне бетерә.
Шуңа күрә, чәчәк атып утырсыннар гына. Су сибүне генә туктатыгыз. Калий-фосфорлы ашлама кертегез, ул ботакларны ныгыта, бу исә чәчәк атуны туктата, тамыр системасын ныгыта, ә бу исә кышлауга ярдәм итә.
Иртә һәм кыска вакытлы кыраулардан да курыкмагыз, розалар үлми, алар чыныга гына.
Инде барыбер, чәчәкләре бик күп дип санасагыз, өзмәгез, кисмәгез, чәчәкләрен аска таба каратып бөгеп кенә куегыз. Шулай иткәч, яңа чәчәкләр чыкмас, искеләр тизрәк «картаеп» коелыр, диелә хәбәрдә.