news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Көзен бакчада нәрсә эшләп вакыт әрәм итмәскә?

news_top
Көзен бакчада нәрсә эшләп вакыт әрәм итмәскә?
"Татар-информ" архивы

Тәҗрибәле бакчачылар көзен кайсыбер эшләрне башкарып торуны вакыт һәм көч әрәм итү дип саный. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Беренче мисал – түтәлдә калган әйберләрнең барысын да чүпләп утыру. Гөмбәчек белән зарарланганнарын гына җыеп атырга кирәк. Үсемлек калдыклары кышка тирес һәм черемә булырга, файдалы микроэлементлар чыганагы ролен башкарырга мөмкин бит.

Гөмбәчек авырулары таралмасын өчен, мочевина, фитоспорин һәм башка препаратлар эремәсе белән эшкәртергә кирәк.

Икенче мисал – күпләр бакча җирен казып интегә. Чынлыкта исә моны эшләп тору кирәкми. Туфрагы каты булган бакчаларны гына казыйлар. Комлы грунтны язын казысаң да җитә. Өстәвенә, көзен казыганда туфрактагы микрофлора бозылып бетә. Сидератлар чәчеп калдыру хәерлерәк.

Өченче мисал – күпләр күпьеллык чәчәкләрне кышка кисеп калдыра. Кисәргә кирәкми, алар болай да кышлый. Өстәвенә аларның ботаклары тамырларын кышкы салкыннан да саклый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар