Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Көзен агачлар бөреләнә башласа нишләргә?

news_top_970_100
Көзен агачлар бөреләнә башласа нишләргә?
"Татар-информ" архивы

Бакчачылар агач һәм куакларны көзен утырта, иске агачларны шулай алмаштыралар, яки бакчаны киңәйтәләр.

Октябрь, ноябрь айларында 10 градуска кадәр җылы һава булырга да, кисәк кенә минуслы температуралар киткән очраклар булырга да мөмкин. Җылы торганда, агачлар бөреләнә башлый. Кискен салкын төшү дә яшь агачларга зыянлы булырга мөмкин. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Үсентеләр көзен ник «уяна» соң?

Беренчедән, үсемлек сортына карый. Көньяк үсемлекләре гадәттә тизрәк чәчәк ата. Бу – салкыннар кисәк кенә җылы белән алмашканда була. 10 градус җылыда көньяк сортлары бик еш кына яфрак яра башлый.

Икенчедән, агачны утыртыр алдыннан саклау шартларына бәйле. Әгәр үсенте якты һәм җылы бинада сакланса, ул бик иртә яфрак яра башлый. Мондый үсентеләр кышын өши.

Үсентеләрне саклауның идеаль варианты – иң катлаулысы. Үсентене казып алырга, чиләккә күчереп утыртырга һәм язга кадәр базда сакларга.

Үсентене казып аласыгыз килмәсә, кәүсәсен агартыгыз, 30-40 литр су сибегез, салам, черемә яки коелган яфраклар белән мульча ясагыз, диелә хәбәрдә.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100