news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Көз-кыш айларында, җылыну өчен, нинди ризыклар ашарга?

news_top
Көз-кыш айларында, җылыну өчен, нинди ризыклар ашарга?
Фото: © "Татар-информ"

Табиб-эндокринолог Антонина Гуреева елның салкын чорында җылыну өчен ашарга кирәкле ризыкларны атаган. Алар канда шикәр микъдарын контрольдә тотарга ярдәм итә. Бу турыда «Челнинские известия» яза.

Корицада инсулинга сизгерлекне арттыра торган кушылмалар була, алар күзәнәкләргә глюкозаны нәтиҗәлерәк үзләштерергә ярдәм итә. Корицаны чәйгә, төрле ризыкларга кушып була.

Куркума канда шикәр микъдарын контрольдә тотарга ярдәм итә. Аны рационга кертү өчен кофега да, башка ризыкларга да кушып була.

Имбирь – җылыта торган популяр ингредиент, аны кулинариядә кулланалар, чәйгә, смузига салалар.

Крахмаллы булмаган яшелчәләр клетчаткага бай, алар шикәрнең канга сеңүен акрынайта, шулай итеп, глюкоза микъдары сикерү булмый. Мәсәлән, кәбестә, брокколи, төсле кәбестәне ашларда да, ит кыздырганда да кулланалар.

Кузаклылар (ясмык, нут борчагы, кара фасоль) клетчаткага бай, чикләвекләр һәм орлыклар файдалы майларга, клетчаткага бай. Бу ризыклар барысы да канда шикәр микъдарын контрольдә тотарга ярдәм итә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар