Гаилә терапевты һәм клиник психолог Елена Куперштейн көз көне кәефсезлек («осенняя хандра») еш кына сезонлы аффектив тайпылыш китереп чыгаруын хәбәр итте. Аның сүзләренчә, бу халәт көннең якты вакыты кыскару сәбәпле барлыкка килә. Бу турыда «Радио 1» яза.
Белгеч сезонлы аффектив тайпылышның уйдырма да, ялкаулык та түгел, ә депрессиянең чын бер төре булуын ачыклады. Ул көз һәм кыш айларында барлыкка килә, ә яз яки җәй җиткәч юкка чыга.
«Кояш нуры серотонин — кәеф, тынычлык һәм стрессларга каршы тору сәләте өчен җаваплы нейромедиатор — эшләнеп чыгуга турыдан-туры йогынты ясый. Көзен көн кыскара, күк йөзен болытлар ешрак каплый, шуңа күрә баш мие яктылык сигналларын азрак ала. Нәтиҗәдә серотонин дәрәҗәсе төшә, һәм бездә борчылу, моңсулык арта, шатлык хисе кичерү дә авырлаша», — дип аңлатты психолог.
Куперштейн серотонин дәрәҗәсе кимегәндә мелатонин — йокы гормоны — күбрәк бүленеп чыга дип өстәде. Көндез аның артык күп булуы хәлсезлек һәм йокымсырау китереп чыгара. Моннан тыш, көзен биологик сәгать тә бозыла, чөнки яктылык тәүлеклек биологик ритмнарның төп көйләүчесе булып тора.