Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Көз көне этләр һәм мәчеләр йөткереп авырмасын өчен нишләргә?

news_top_970_100
Көз көне этләр һәм мәчеләр йөткереп авырмасын өчен нишләргә?
"Татар-информ" архивы

Ветеринар көз көне эт белән мәчеләргә дә салкын тию куркынычы булуы турында кисәтте. Эт белән мәчеләргә салкын тимәсен һәм алар йөткермәсен өчен нишләргә икәнен ветеринар Евгения Цыпленкова аңлатты. Бу хакта «Лента.ру» яза.

Көз көне өйдә яши торган эт белән мәчеләрдә бронхит авыруы куркынычы арта. Ветеринар сүзләренчә, яңгырлы вакытта урамга чыгып йөри торган 10 этнең 8ендә бронхит була. Чөнки этләр урамда салкында юештә чабып йөри, аннан өйгә кергәч, хуҗалары аларны юындыра. Аннары алар, кибенү өчен, берәр кая барып ята. Шул вакытта алар туңып китәргә мөмкин, һәм аларның иммун системасы начаррак булса, салкын тидерү куркынычы бар.

Өйдә генә яши торган мәчеләрдә дә бронхит була ала. «Гел өйдә генә яши торган, урамга чыкмый торган мәчеләр тәрәзә янында утырып саф һава суларга ярата. Шул рәвешле, сулыш юлларына салкын тиеп, ютәл, борын тыгылу булырга мөмкин», – ди белгеч.

Ветеринар салкын вакытта этләр белән урамда азрак йөрергә, ә мәчеләрне «сквозняк»лардан сакларга киңәш итә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100