Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Көз көне эчәргә кирәкле файдалы эчемлекләр

news_top_970_100
Көз көне эчәргә кирәкле файдалы эчемлекләр
Фото: © "Татар-информ", Михаил Захаров

Көзен кайнар үлән чәйләренә тәмләткечләр салып эчәргә була. Үләннәр яки чәй белән ясалган яраткан эчемлегегезгә имбирь, корица яки канәфер салыгыз. Иң яхшысы – чи имбирь.

Лимон һәм чи җиләк-җиләк җимеш салынган кайнар чәй дә бик яхшы. Лимон сырганак җимеше, карлыган яки башка җиләкләр белән бергә организмны бик яхшы җылыта, витаминнарга баета.

Җиләк-җимешләр белән алколгольсез глинтвейннар ясарга була. Ул җиләк-җимеш яки җиләк согы нигезендә ясала. Шулай ук чи яки киптерелгән җиләк-җимеш (алма, күрәгә, груша, кара җимеш, айва), корица, канәфер, әфлисун яки лимон кабыгы, кардамон яки йөзем җимеше кушарга була, дип яза «Татарстан 24».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100