news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Көз көне бакчадагы агачларга күпме су сибәргә?

news_top
Көз көне бакчадагы агачларга күпме су сибәргә?
Фото: © "Татар-информ"

Көзен бакчадагы агачларга су сибәргә кирәк. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

Эссе җәйдән соң, сентябрьдә, агачларга һәм куакларга күп итеп су сибәләр. Бу – кышка әзерләнгәндә мәҗбүри эш.

«Агачлар һәм куаклар астында туфрак метр ярым тирәнлеккә кадәр чыланырга тиеш. Шуңа күрә агач төбенә тишем ясарга кирәк, су тирә-якка таралмыйча, шунда төшсен», – ди бакчачы Роза Михайлова.

Аның сүзләренчә, яшь агачларга һәм куакларга 40-50 литр, зурларына 60-70 литр су кирәк.

Агачларга суны яфракларның күп өлеше коелып беткәч кенә сибәләр, дип искәртә белгеч.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар