news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Көз көне авырмас өчен нәрсә эчәргә кирәк?

news_top
Көз көне авырмас өчен нәрсә эчәргә кирәк?
Владимир Васильев

Роспотребнадзор көзге салкыннардан саклану һәм иммунитетны ныгыту өчен нинди эчемлекләр эчәргә кирәген әйтте. Бу хакта РИА Новости яза.

Алар арасында имбир, сырганак, лимон, балан һәм бал белән чәй рецепты бар.

Шулай ук кара карлыган белән дарчин компоты, айва белән фейхоа компоты да көзен салкын тиюдән сакларга ярдәм итәчәк.

Нарат җиләгеннән ясалган эчемлек тә файдалы булачак. Моның өчен шикәр комыннан сироп ясарга кирәк. Сиропка дарчин (корица), кардамон, дәфнә яфрагы, берничә түгәрәк борыч салырга һәм кайнатырга кирәк. Аннан нарат җиләген изәргә һәм бөтенесен бергә кайнатырга кирәк. Аннан лимон һәм бал салырга кирәк.

Мүк җиләгеннән ясалган эчемлек тә чирләмәскә ярдәм итәчәк. Әлеге эчемлеккә алма, әфлисун, лайм согы, дәрчин һәм имбирь тамыры да өстәргә кирәк. Бөтенесен бергә кушып кайнатып чыгарырга һәм 10 минут чамасы сүрән утта тотарга.

Әлеге эчемлекләр салкын тидермәскә ярдәм итәчәк.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар