news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Көз башында Татарстанга җылы һава торышы кайта

news_top
Көз башында Татарстанга җылы һава торышы кайта
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Бу тнада Төньяк Атлантикадан килгән циклон йогынтысында Татарстанда температура фонының күтәрелүе көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге фаразында әйтелә, дип яза «Татар-информ».

Узган ялларда төбәктә коры салкын һава торышы урнашты (-1 градуска кадәр). Мондый һава шартлары Россиянең Европа территориясенең күпчелек өлешендә аз болытлы циклон хакимлек итү белән бәйле. Әмма бүген үк республиканың көнбатыш районнарына ерак төньяк атлантик циклонының җылы атмосфера фронты якынлашырга тиеш.

Иртәгә үк, 1 сентябрьдә, Татарстанда һава җылыначак. Төнлә +8...+13 градус, көндез +18...+ 23 градус булачак. Урыны белән кыска вакытлы яңгырлар булуы ихтимал.

Чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе, 2 һәм 3 сентябрьдә, республика циклонның җылы секторында булачак. Сизелерлек явым-төшем көтелми. Кичен һава температурасы +7...+14, көндез +22...+27 градус тәшкил итәчәк.

Метеорологларның беренчел мәгълүматларына караганда, җомга һәм шимбә, 4 һәм 5 сентябрьдә, бездә җылы һава торышы сакланачак, урыны белән кыска вакытлы яңгырлар көтелә. Төнлә термометр баганалары +9...+14 градуска кадәр төшәчәк, ә көндез +20...+25 градуска кадәр күтәреләчәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар