Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Коймактан тәмле капчык (рецепт)

Бу атнада Май чабу (Масленица) бәйрәмен билгеләп узалар. Әлеге бәйрәм коймаксыз узмый. Хуҗабикәләр коймакның ниндиен генә пешермиләр...Бүген "Коймактан тәмле капчык" рецептын тәкъдим итәм. Эчлекне һәркем үзе теләгәнчә ясый ала.

news_top_970_100
Коймактан тәмле капчык (рецепт)
Коймак өчен 500 мл сөт, бер чеметем тоз, 0,5 бал кашыгы сода, 1 аш кашыгы шикәр комы, 2 аш кашыгы үсемлек мае, 2 йомырка, 250 грамм чамасы он.

Эчлек өчен: 300 грамм тавык түше, 300 грамм шампиньон гөмбәсе, 1 уртача зурлыктагы суган, 2-3 аш кашыгы үсемлек мае, 100-150 грамм маринадланган яки тозлы кыяр, тәменчә тоз һәм борыч, майонез яки каймак.

Бизәү өчен: "косичка" сыры.

Эш барышы: йомырканы тоз белән тугларга, җылы сөт, шикәр комы өстәргә. Бу очракта камыр баллы булырга тиеш түгел, чөнки тозлы эчлек салабыз. Онны сода белән бергә болгатырга һәм иләргә, әкренләп массага кушарга, яхшылап болгатырга.

Бу массага үсемлек мае салырга, болгатырга һәм бүлмә температурасында бер сәгатькә калдырырга. Коймакларны традицион ысул белән пешерәбез: кызган табага сыек камырны агызырга, бер ягы кызгач, икенче ягына әйләндереп, пешереп бетерергә. Кайнар коймакларны атланмай белән майларга.

Эчлек әзерлибез: пешерелгән тавык итен кул белән юка җепселләргә аерырга. Кыярларны ваклап шакмаклап турарга.

Вак итеп туралган суганны майда 2-3 минут кыздырырга, шунда ук гөмбәне турап салырга, тоз сибәргә. Аннары зур савытка, тавык ите, кыяр, суынган гөмбә белән суганны, сыр уып һәм яңа өзелгән укроп турап салырга, майонез яки каймак салып болгатырга.Тәменчә тоз һәм борыч салырга.

Җаваплы эшкә тотынабыз, коймак уртасына 2 аш кашыгы чамасы эчлек салырга, капчык авызын җыйган сыман итеп, коймакның кырыйларын җыярга һәм "косичка" сыры белән бәйләп куярга.

Коймаклы капчыкларны табынга салкын яки җылымса килеш бирергә мөмкин.

"Коймаклы тәмле капчыклар" һәркемнең күңеленә хуш киләчәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100