Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Коймак рецепты

«Татар халык ашлары» китабыннан коймак рецепты тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Коймак рецепты
"Татар халык ашлары" китабы

Кирәкле ингредиентлар: сөт – 500 мл, он – 400–450 г, йомырка – 2 данә, шикәр комы – 40 г, чүпрә – 20 г, тоз. 

Эш барышы: Чүпрәне җылы сөттә җебетәбез, йомырка, тоз, шикәр комы салып, яхшы­лап болгатабыз. Он кушып, каймак куелыгына җиткәнче камыр изәбез дә җылы урынга куябыз. Камыр күперә башлауга, бераз болгатып алабыз һәм кабат җылы урынга куябыз. Яңадан кабарып шиңә башлагач, пешерә башлыйбыз. Камыр әйбәт күперсә, коймак кабарып пешә, йомшак була. Плитәдә пешергәндә, камырны кызган майлы табага салып, асты кызарып килгәнче тотабыз, аннан соң әйләндерәбез.

Коймакны табынга май, каймак, бал һәм төрле кайнатмалар белән бирергә мөмкин.

Рецепт «Татар халык ашлары» китабыннан алынды. Китапны tatkniga.ru сайтында сатып алырга мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100