Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Коймак

Ял көне иртәсендә өйдәгеләрне коймак белән сыйларга тәкъдим итәм. Бу минем яраткан рецептым, шулкадәр тиз ясала һәм тәмле дә.

news_top_970_100
Коймак

Камыр өчен: 1 бокал катык, кефир яки ряженка, 1 йомырка, 1 бал калагы тоз, 1,5 аш кашыгы шикәр комы , 4 аш кашыгы үсемлек мае, 2 стакан он, 1 бокал кайнар су, 0,5 бал калагы сода. Коймакларны майлау өчен 100 гр ак май.

Бүлмә температурасындагы катыкка йомырка, шикәр комы, тоз,  үсемлек мае, сода салып бергә тугларга, аннары он салырга. Камыр куерак килеп чыга, шуңа бер бокал кайнар су салып болгатырга кирәк. Куерак килеп чыкса тагын бераз су өстәргә мөмкин.

Табаны кыздырырга, беренче коймакны салганчы таба төбен майларга, ә аннары кирәкми. Коймак өстендә тишекләр ясала башлауга икенче ягын әйләндерергә. Тәлинкәгә алгач остенэ кечкенә кисәк сыер мае куярга һәм коймак тирәли әйләндерергә дә уртада калдырырга. Коймакларны шундый тәртиптә өеп барасы.

Тагын бер киңәш: ике порция ясагыз, чөнки бер порция “тәмле иде” дияргә генә җитәчәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100