«Кояшымның алтын бөртекләре» – Хәниянең сеңлесе җырчының балаларын, кодагыен күрсәткән
Фирүзә Ибәтуллина Казанда, апасы Хәния Фәрхинең балалары, кодагыйларында кунакта булган, якыннары белән бәйрәмчә бизәлгән Казанга сокланып йөргән.
«Рәхмәт, Казан, рәхмәт, минем кояшымның йөрәгеннән өзелеп төшкән сабыйларым – Алиям, Алсуым, балакайлар, яраткан кияүләрем. Иң зур могҗиза Казанның зур чыршысы янына кергәндә булды – кояшым яратып җырлаган «Кышкы чияне» куйдылар… Җепләр йөри бит арада, Кояшым. Аллаһының рәхмәтендә була күр, йөрәк парәм.
Аллаһка шөкер, тәтиләрем без килүгә ерак, кояш кыздырган чит илләрдән кайтып җиттеләр. Шуңа да йөзләре кояш кебек, кояш бик яратып үпкән Ясминәмне, Рамазанымны. Бер тиктормас алтын бөртекләрем, бәхетле генә була күрегез.
Кадерләп, хөрмәтләп, тәмле бәлешләре белән кунак иткән Тәслимә кодагыебызга мең рәхмәт. Ә иң кечкенә алтын бөртеге Раиночка безнең белән бергә рәхәтләнеп чыршыны күзәтте. Яңа еллар бәхет, шатлыклар гына алып килә күр якыннарыма һәм дә Җир шарындагы барлык кешеләргә», – дип язган ул.
Хәния Фәрхинең каберен зыярәт кылганнан соң, ул күңелендәге хисләрен шигырь юлларына салган.
«Сиңа кабат килдем, Кояшым, әрнеп өзгәләнгән йөрәгемнең баса алмый ярсуын. Җаннарың тыныч, рухларың якты булсын, йөрәк парәм. Мин сиңа бик күп сүзләр, серләр сөйләдем, тик син генә дәшмәдең.
Сиңа килдем, иркәм. Үткән юлларымның
Саный-саный ерак чакрымнарын.
Килдем, тормышымда кичеп язмышымның
Шатлыкларын, көчле ялкыннарын.
Сиңа килдем, иркәм,
Килдем еллар буе,
Саный-саный үткән көннәремне,
Баса алмый ярсып януларын
Әрнеп өзгәләнгән йөрәгемнең.
Сиңа килдем, иркәм,
Бик сагынып килдем,
Шаулап-гөрләп ямьле язлар җиткәч,
Ераклардан язган сәлам хатларыңны
Көтә-көтә түземлегем беткәч, түземлегем беткәч.