news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кояштан саклый торган кремдагы саннар нәрсә аңлата, яки тән тиресен тәрбияләүдә төп хата

news_top

Күпләр, пляжда сәгатьләр буе ятмаса, бары тик эшкә яки кибеткә генә барып кайтсалар, кояштан саклый торган крем сөртергә кирәк түгел, дип уйлый. Әмма белгечләр әйтүенчә, мондый гадәт тиредәге коллагенны җимерә. Бу турыда «Радио 1» яза.

Табиб-дерматовенеролог, косметолог Анастасия Разбежкина өйдән чыгар алдыннан SPF-крем сөртүнең әле дә күпләр өчен гадәти кагыйдәгә әйләнмәвен әйткән.

«Без җыерчыкларны яшь арту белән генә бәйләргә күнеккән. Чынлыкта исә тиренең төп дошманы — кояш. Тирене иң элек картайтучы факторлар — хроно-картаю һәм фотокартаю. Хроно-картаю вакыт үтү белән бәйле булса, фотокартаю кояш нурлары тәэсирендә барлыкка килә. Алар коллаген һәм эластин җепселләрен турыдан-туры җимерә», — дип аңлаткан белгеч.

Аның сүзләренчә, әгәр кеше кояштан сакланмый икән, кыйммәтле төнге кремнарның файдасы аз булачак, чөнки коллаген тышкы тәэсир аркасында инде зарарланган була.

Разбежкина SPF күрсәткечләре турында да аңлатма биргән.

«Күпләр белмәгән мөһим нәрсә: савыттагы сан саклау проценты түгел, ә кремны кайчан яңартырга кирәклеген күрсәтә. SPF — саклау дәрәҗәсе генә түгел, ул билгеле бер вакыт коэффициенты. SPF 10 булганда тире якынча бер ярым сәгатьтән кызарырга мөмкин, ә SPF 50 белән озаграк сакланырга була. Шуңа күрә офиста тәрәзәдән ерак утырганда SPF 15 җитәргә мөмкин, әмма урамда йөрү өчен SPF 30 яки SPF 50 яхшырак», — дигән ул.

Косметолог сүзләренчә, крем сайлау кешенең үзенчәлекләренә дә бәйле.

Физик фильтрлы кремнар (титан диоксиды, цинк оксиды) тирегә сөртү белән үк эшли башлый. Алар сизгер һәм проблемалы тире өчен аеруча кулай. Ә химик фильтрлы кремнарны өйдән чыгарга якынча 30 минут кала сөртергә кирәк, ләкин алар тиредә сизелми һәм җиңелрәк текстурага ия.

Табиб билгеләп үткәнчә, гадәти көндә иртән макияж астына бер тапкыр крем сөртү җитә. Әмма су коенганда яки тирене сөлге белән корытканда, саклагыч катлам яңадан сөртелергә тиеш

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар