"Кояшымның бер елы да җитте": Хәния Фәрхи вафат булган көннәр җитте
Мәрхүмә җырчы Хәния Фәрхинең сеңлесе Фирүзә Ибәтуллина инстаграмга Югары Тәтешледән фото куйды.
!["Кояшымның бер елы да җитте": Хәния Фәрхи вафат булган көннәр җитте](https://intertat.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2018/7/25/ed7648d1e881d46661162260c9c7fe6d408f570a16b09a3f739994784923.jpg)
Фирүзә ханым Югары Тәтешледә апасын искә алу табынына җыелган кешеләр белән төшкән сурәт астына "Кояшымның бер елы да җитте", дип язып калдырган.
"Йөрәгемдә мең яра. Ә мин ышанам, минем Кояшымның караңгы гүрләре якты, яткан урыннары йомшак. Кояшыма барган хәер-фатихалар, изге догалар аның рухына барып ирешер. Аның рухына дога кылганнарга мең рәхмәтлемен", дип язган Хәния Фәрхинең сеңлесе.

- Татарстан һәм Башкортстанның халык артисты, танылган җырчы Хәния Фәрхи 2017 елның 27 июлендә Башкортстанда, әнисендә кунакта вакытта вафат булды.