Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кояшта ничек пешмәскә?

Урамда кояш кыздырганда, һава температурасы һәм дымлылык югары булганда, җилсез һава торышы кояш сугуга һәм пешүгә китерергә мөмкин.

news_top_970_100
Кояшта ничек пешмәскә?
https://pixabay.com

Тән кызарып, авыртса, бу кояшта пешүнең беренче дәрәҗәсе, ә инде кояшта озаграк йөрү пешүнең икенче дәрәҗәсенә китерә — тәндә кабарчыклар барлыкка килә. Ак тәнлеләргә кояшта пешү өчен 15-30 минут җитә. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы кояштан зарарланмас өчен киңәшләр чыгарды.

Кояшта пешүнең беренче билгеләре зарарланып 2-6 сәгать үткәннән соң барлыкка килә.

Кояшта чамасыз кызыну бик җитди авыруларга китерергә мөмкин:

  • тире яман шеше куркынычы арту;
  • бигрәк тә тире белән бәйле авырулар кискенләшү;
  • катаракта барлыкка килү;
  • тотрыклы пигментация;
  • вакытыннан алда картаю.

Дөрес кызынуның сере гади — сабырлык һәм әз-әзләп кызыну.

11-15 сәгать аралыгындагы турыдан-туры кояш нурларыннан сакланыгыз.

Беренче кояш ванналары 15-20 минут булса, аннары 2 сәгатьтән дә артмаска тиеш.

Хәрәкәттә кызыну хәерлерәк, кояш ванналарын иртән-кич, ашаганнан соң 1 сәгать узгач кабул итү яхшырак. 

Ачык төстәге баш киеме киегез. Шулай ук ачык төстәге һәм җиңел тукымалы өс киеме кияргә кирәк.

Балалар турында кайгыртыгыз — 3 яшькә кадәрге балаларга кояшта озак торырга рөхсәт итмәгез, аларны бер минутка да караучысыз калдырмагыз!

Организм сусызланмасын өчен су, куас, морс эчегез. Баллы эчемлекләр һәм концентрацияләнгән соклар эчү киңәш ителми. Алардан соң сусау тагын да арта.

Кызынганда SPF 30 дан 50гә кадәр булган кремнар кулланыгыз.

Дәвалану:

  • Тәнне дымлатырга, суытырга кирәк.
  • Ромашка чәчәкләре төнәтмәсен суытып компресс куеп, аны 3-5 минут саен алыштырып тотыгыз.
  • Одеколон белән сөртергә ярамый.
  • Зыян күрүче күп күләмдә су эчәргә тиеш.
  • Тәнгә кабарчыклар чыккан булса, табибка мөрәҗәгать итегез.

Җәйге кояшта сак булыгыз, үзегезне саклагыз!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100