"Кояшлы салат" рецепты
Җырчы Айгөл Бариевадан "Кояшлы салат" рецептын тәкъдим итәбез.
Салат өчен: 4 йомырка, 1 кишер, 1 тавык түше, 100 грамм сыр, 1 банка кукуруз, 2 киви, майонез.
Эш тәртибе: йомырканы, кишерне, тавык түшен пешерергә. Вак угычтан йомырка, кишер, сырны уарга, тавык итен шакмаклап турарга. Тәлинкә уртасына стакан куярга, аның тирәли ингредиентларны җәяргә. Беренче катка йомырка, майонез, аннары - тавык, майонез, кишер, сыр, майонез, кукуруз. Соңыннан киви белән бизәп чыгарга.