news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кояш кайчан бөтенләй сүнәчәк?

Кояш массасы 332,940 тапкыр Җир массасына тигез һәм ул үз гомеренең яртысын яшәгән инде.

news_top
Кояш кайчан бөтенләй сүнәчәк?
Владимир Васильев

Кояш эчендә бара торган процессларның энергиясе шулкадәр зур ки, аны күз алдына китереп булмый. Бу йолдыз үз энергиясен җылылык һәм яктылык рәвешендә берөзлексез биреп тора. Шулай да Кояш та кайчан да булса бер сүнәчәк. Бу турыда фактлар сайтында язылган.

Кояшның Җиргә кадәр килеп җитә торган нурланышының энергиясе чама белән 170 триллион киловатт. Әле космоска шуннан 2 миллиард тапкыр күбрәк энергия китә. Энергиясен сарыф иткән саен, Кояш массасы кими бара. Моның нинди гаҗәеп масштаблар икәнен күз аллап карар өчен мисал: бер секунд саен Кояш 4 миллион тонна авырлыгын югалта. 50 мең ел эчендә Кояшта бер Җир авырлыгы кадәр күләмдә матдә янып бетә.

Ләкин Кояш массасы 332,940 тапкыр Җир массасына тигез һәм ул Кояш системасындагы барлык җисемнәр массасының 99.86 процентын тәшкил итә.

Димәк, Кояшта термотөш реакцияләре вакытында бүленеп чыга торган энергияне исәпләп була.

Кояш шулкадәр зур — анда бер секунд саен 600 миллион тонна водород гелийга әверелеп тора. Шуңа күрә бөтен төрле нурланышлар вакытында да Кояш энергиясе 10 миллиард елга җитәчәк. Тау токымнары, Ай һәм метеоритлардагы грунтларны өйрәнгәч, галимнәр шундый нәтиҗә ясый: Кояш үз гомеренең яртысын яшәгән инде. Димәк, белгечләрнең хисаплары буенча, Кояш дигән безнең йолдызыбыз 5-6 миллиард елдан сүнәр, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар