Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кояш баткач идән юарга ярыймы?

news_top_970_100
Кояш баткач идән юарга ярыймы?
https://pixabay.com/

Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин кояш баткач идән юарга ярыймы дигән сорауга җавап бирде.

«Әниләр һәм әбиләр кич белән өй җыештырырга ярамый, дип әйтә. Бу дөресме?» - дип сорый укучылар.

Хәзрәт искәрткәнчә, диндә идәнне ничек юарга, киемнәрне кайсы ягын әйләндереп киптерергә кебек сорауларга аерым җавап юк.

«Мөһәммәд Пәйгамбәр кич белән кайткач өй җыештырган, чапанын юган, аны тегеп тә куйган», - дип сөйли.

Хәзрәт өлкәннәрнең сүзләрен тыңларга чакыра, аларның сүзләрендә зирәклек булуын искәртә. «Кич белән җыештырганда без барысын да күреп бетермәскә мөмкин. Киемне кире ягын әйләндереп элмәсәк, ул төсен югалтырга мөмкин», - ди ул.

«Кич белән өй җыештыруның гөнаһы юк. Җомга намазы, бәйрәм намазы вакытында гына өй җыештырырга, сату-алу белән шөгыльләнергә ярамый», - ди хәзрәт.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100