Зәринә Хәсәншина социаль челтәрдәге сәхифәсендә «Мәхәббәт көянтәсе» дигән яңа җырын тәкъдим итте. Ул авылда ак шәл, ак бияләй, кара тун кигән һәм көянтә-чиләк белән суга барган видео да төшергән.
«Искитмәле авыл атмосферасы. Яныгызда бүреген кырын кигән егет кенә җитми көянтә тотышырга»;
«Искитмәле тавыш, балачакка, яшьлеккә алып кайтып килде, без дә авылда шулай су ташый идек»;
«Һәрвакыттагыча искиткеч, җырның сүзләре бик матур»;
«Шәп булган», – дип комментарий калдырган җырны тыңлаучылар.
Җырның авторлары Лена Шагыйрьҗан һәм Айдар Тимербаев.