news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ковидтан соң аллергия билгеләре барлыкка килергә мөмкин

news_top

COVID-19 кичергән пациентларда еш кына аллергиягә охшаш билгеләр барлыкка килә, тик бу чын аллергия реакциясе түгел. Бу хакта табиб, «Гемотест» лабораториясе белгече Ольга Уланкина сөйләгән, дип яза «Радио 1» сайты.

Ул аңлатканча, COVID-19 иммун системасына һәм тын юлларына тәэсир итә. Нәтиҗәдә, ялкынсыну көчәя, ә рецепторлар сизгергә әйләнә. Бу халәт берничә ай дәвам итәргә мөмкин.

«Ялкынсынудан соң лайлалы тышча күпкә нәзберек һәм сизгер була. Хәтта гадәти ярсыткычлар – тузан, салын һава, кискен исләр – аллергиягә охшаш көчле реакция бирергә мөмкин», – дип аңлаткан Ольга Уланкина.

Иң гадәти билгеләре – томау, төчкерү, борын эче ачыту, тамак төбе кычытып тору һәм күздән яшь агу. Кайбер пациентларда ис сизү кими һәм гел борын тыгылган кебек була. Шулай ук тән тиресе кычытырга һәм тимгелләр чыгарга мөмкин.

Шул ук вакытта, элек хәтта җиңелчә формада гына уза торган аллергия, ковид кичергәннән соң көчәергә мөмкин, дигән табиб.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар