Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ковидтан прививкасы булмаган кешеләргә ипотека бирү тәртибе ничек үзгәрәчәк?

Прививкасы булмаган кешеләргә иминият процентлары югарырак булачак.

news_top_970_100
Ковидтан прививкасы булмаган кешеләргә ипотека бирү тәртибе ничек үзгәрәчәк?
https://pixabay.com

Ипотека яки зур кредит алырга теләүче кешеләрне сюрприз көтәргә мөмкин. Банк тәкъдим итә торган гомерне һәм сәламәтлекне иминиятләштерү суммасы коронавирустан прививка ясатмаган кешеләр өчен кыйммәтрәк булуы ихтимал. Бу турыда «Известия» яза.

Мондый кагыйдәләр кертүне кайсыбер иминият компанияләре карый башлаган, чөнки иминият бизнесы һәм банклар пандемия аркасында үзләрен куркынычта калдырырга теләми. Ковидтан үлем күрсәткече 2-3 процент булса да, диелә бу хәбәрдә.

Россия Банклар берлеге вәкиле Алексей Войлуков фикеренчә, мондый аз процент та иминият компанияләре өчен шактый сизелерлек була. Шуңа күрә, иминият килешү төзегән чакта анкета тутырганда клиенттан вакцинация турында белешмә сораулары ихтимал. 

Эксперт сүзләренчә, иминиятчеләр бу карарны кабул итәр алдыннан чыгымнарны караячак.

«АльфаСтрахование» оешмасы департаменты директоры Денис Титов сүзләренчә, иминиятләштерү шартлары үзгәрүе мөмкин. Иминиятченең яше буенча югары күрсәткеч кимер, хроник авырулары булган кешеләр өчен тарифлар арта. Ковид-сертификатны анкетага кертү мәсьәләсе дә карала, ди ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100