news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ковидтан прививканы отпускка киткәнче ясатыргамы, кайткач кынамы?

Белгечләр ялга вакцинациясез китмәскә киңәш итә.

news_top
Ковидтан прививканы отпускка киткәнче ясатыргамы, кайткач кынамы?
https://pixabay.com

Отпускка киткәнче, коронавирустан вакцинациянең ике дозасын да кадатырга кирәк. Бу турыда Мәскәү сәламәтлек саклау департаментының халыкка медико-санитар беренчел ярдәм күрсәтү буенча штаттан тыш баш белгече Андрей Тяжельниковка сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

«Кагыйдә буларак, кешеләр отпускны алдан планлаштыра. Шуңа күрә вакцинацияне дә планга кертергә кирәк. Прививка эффектлы булсын өчен, ялга киткәнче ике дозасын да ясатырга кирәк», — ди белгеч.

Аның сүзләренчә, нык иммунитет бераз вакыт узгач барлыкка килә, ике доза арасында авыру ияртү куркынычы була әле.

«Отпускка вакцинациясез китү — хәзерге эпидемиологик вазгыятьтә бик куркыныч. Икенче прививкадан соң, беренче прививкадан соң кебек үк, сирәк очракларда температура күтәрелергә дә мөмкин. Әлбәттә, бу көннәрдә өйдә булу хәерле. Вакцинациядән соң антитәнчекләргә анализ биреп тору кирәкми», — ди белгеч.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар