Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ковидтан прививка ясатучылар өчен «АвтоВАЗ» ташламалар игълан итте

Вакцинация узган кешеләргә «АвтоВАЗ» оешмасы техник хезмәт күрсәтүгә һәм Lada машинасына запас частьләргә ташламалы бәя куячак.

news_top_970_100
Ковидтан прививка ясатучылар өчен «АвтоВАЗ» ташламалар игълан итте
Владимир Васильев

«АвтоВАЗ» концерны COVID-19 авыруыннан вакцинация узган кешеләргә техник хезмәт күрсәтү һәм аксессуарлар сатып алу өчен ташламалы бәяләр игълан итте. Бу турыда җитештерүчегә сылтама белән РИА Новости язды.

«COVID-19 прививкасы сертификатын күрсәтегез һәм ТО белән запас частьләргә ташлама алыгыз. Махсус тәкъдим 21 июльдән 15 сентябрьгә кадәр була. Аны Lada хуҗалары һәм „Lada Dеталь“ кибете клиентлары куллана ала», диелә хәбәрдә.

Акциядә катнашу өчен сертификатның QR-кодын гына да күрсәтеп була.

Ковидтан прививкасы булган кешеләр өчен Lada машинасына дилер үзәкләрендә планлы техник хезмәт күрсәтү ун процентка кимрәк була. Lada аксессуарларын һәм Lecar бренды әйберләрен «Lada Dеталь» кибетләрендә биш процентка кимрәк бәядән саталар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100