Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ковидтан прививка ясаткан кеше вирус таратамы?

Саклагыч битлек кию авыру йоктыруны 25 тапкыр чамасы киметә.

news_top_970_100
Ковидтан прививка ясаткан кеше вирус таратамы?
Рамил Гали

Вакцинация узган кешеләргә һичшиксез битлек киеп йөрергә кирәк. Чөнки алар коронавирусны «супер таратучы» булырга мөмкин. Бу турыда ura.ru порталына аллерголог-иммунолог Владимир Болибок сөйләгән.

Табиб сүзләренчә, прививкасы булса да, кеше вирус дозасы алырга мөмкин. Вирус иммунитетны узып керә һәм авыру сәбәбе була.

«Еш кына прививкалы кешеләр симптомсыз формада авырый, алар да вирус йөртә һәм вирусны тарата башлый», — ди ул.

Иммунолог сүзләренчә, инфекция йоктырган кеше белән очрашканда, саклагыч битлек кию авыру йоктыруны 25 тапкыр чамасы киметә.

Өстәвенә, вирус йөртүче кеше битлек кисә, ул әйләнә-тирәдәгеләргә авыру ияртү ихтималы дүрт тапкыр кими, ди Болибок.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100