Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ковидтан үлгән ашыгыч ярдәм йөртүчесенең якыннарына 300 мең сум компенсация түлиләр

Николай Маренков коронавирусны эш урынында йоктырган.

news_top_970_100
Ковидтан үлгән ашыгыч ярдәм йөртүчесенең якыннарына 300 мең сум компенсация түлиләр

Волгоград өлкәсендә ашыгыч ярдәм йөртүчесе, 58 яшьлек Николай Маренков коронавирустан үлгән, дип яза «Комсомольская правда».

Николай Волгоград өлкәсе Иловля шәһәре үзәк хастаханәсендә ашыгыч ярдәм йөртүчесе булып эшләгән. Анда шикәр диабеты да булганлыгы билгеле. Риск төркемендә булу сәбәпле, аны коронавируска даими тикшереп торганнар.

Коронавирус ачыкланганда әле анда авыру билгеләре булмый да. Әмма авыру, шикәр диабеты булу сәбәпле, бик тиз көчәя — Николайны хастаханәгә салалар, аннары реанимация бүлегенә күчерәләр. Озак та тормый, ул үлеп тә китә.

Николай — Волгоград өлкәсендә коронавирустан үлгән 33нче, ә хастаханә хезмәткәрләре арасында бишенче кеше. Табиблар һәм сәламәтлек саклау системасында эшләгән коронавирус корбаннарының исемнәре Хәтер исемлегенә кертелгән. Алар — 70 яшьлек Клавдия Максименко, 66 яшьлек Валентина Клаучек, 56 яшьлек Елена Пикавцова, 62 яшьлек машина йөртүче Сергей Меньшин.

Николайның вафатыннан соң якыннары хастаханәне судка бирә. Алар фикеренчә, хезмәткәргә коронавирустан сакланыр өчен тиешле шартлар тудырылмаган була. Ворошилов районы суды бу шартларның үтәлмәгәнлеген, Николайның эш урынында коронавирус йоктырганын таный, суд карары белән хастаханә аның якыннарына мораль зыян өчен түли. Хатыны, улы һәм әнисенә йөзәр мең сум акча — барлыгы 300 мең түләнгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100