Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ковидтан авырган 17 мең кешенең үлеменә сәбәп булган хатаны тапканнар

news_top_970_100
Ковидтан авырган 17 мең кешенең үлеменә сәбәп булган хатаны тапканнар
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Малярия чиренә каршы препарат – гидроксихлорохин куллану аркасында коронавирус пандемиясенең беренче дулкыны вакытында Бельгия, Испания, Франция, Италия, АКШ һәм Төркиядә 16,9 меңгә якын пациент үлгән булырга мөмкин. Француз галимнәре шундый нәтиҗәгә килгән. Тикшеренү материаллары «Biomedicine & Pharmacotherapy» журналында басылып чыккан, дип яза «РБК».

«Гидроксихлорохинны, бу препаратларны кабул итүнең нәтиҗәлелеге түбән дәрәҗәдә булуга карамастан, CoViD-19 белән хастаханәгә салынган пациентларга билгеләгәннәр. Хастаханәдә гидроксихлорохин белән дәвалаган пациентларның үлеме саны 16,9 мең дип бәяләнә», – диелә язмада.

Препарат аркасында булган үлем очраклары саны күпкә күбрәк тә булырга мөмкин, чөнки тикшеренү 2020 елның мартыннан июленә кадәрге чорга кагыла, дип кисәтә белгечләр. Галимнәр шулай ук 2020 елның июнендә Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының (ВОЗ) гидроксихлорохинны ковидка каршы дару буларак сынауларны туктатуын да яза. Сынаулар авыруларда йөрәккә бәйле проблемалар чыгу сәбәпле туктатылган булган. Ә Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы әлеге препаратны CoViD-19ны дәвалау ысулы буларак кулланыла торган чаралар исемлегеннән 2021 елның маенда чыгарды.

Сүз уңаеннан, 2020 елда ук Россия галиме CoViD-19ны дәвалаганда гидроксихлорохинның куркыныч булуы турында кисәткән иде. Ул вакытта белгеч әйткәнчә, коронавирусны дәвалауда препаратның файдасын фәнни яктан исбатланган дип санарга ярамый. Бу даруның җитди кире нәтиҗәләре турында мәгълүмат бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100