Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ковидның яңа дулкыны башланды» – бу юлы билгеләре нинди?

Сизәсездер тамак, томау, ютәл белән авыручылар артты. Рәсми мәгълүматлар буенча, Татарстанда коронавирус белән авыручылар санының кабат артып китүе көтелә. Кискен артым Мәскәүдән соң булыр, дип фаразлана. Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков бу сезондагы чирнең билгеләре турында сөйләде.

news_top_970_100
«Ковидның яңа дулкыны башланды» – бу юлы билгеләре нинди?
Сәламәтлек саклау системасы көчле респиратор инфекцияләр, шул исәптән коронавирус белән авыручылар санының көз көнендәге сезонлы артуына әзерләнә башлаган.
Владимир Васильев / «Татар-информ»

Мәскәүдән соң өч атнадан

Татарстанда яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны Россия башкаласындагы күрсәткечләргә бәйле рәвештә үсәчәк.

«Россиядә авыручылар санының артуы башланды. Ике ел эчендә без шундый тенденция күзәттек: зур мегаполиста –илебез башкаласы Мәскәүдә авыручылар саны арта башлагач, якынча өч атнадан, чирләүчеләр саны бездә күбәя башлый. Без хәзер Мәскәүдә күрсәткечләрнең ни дәрәҗәдә үсүен күрәбез, һәм бездә дә авырып мөрәҗәгать итүчеләр саны берникадәр арта», – дип сөйләде Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары – Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков туры эфир вакытында.

Жаворонков: «Вакцинация – авырган очракта үз хәлеңне җиңеләйтүнең бердәнбер дөрес ысулы».

Фото: © Солтан Исхаков / «Татар-информ»

Жаворонков сүзләренчә, мөрәҗәгать итүчеләрнең саны артуны авыруның алдагы күтәрелешләре белән чагыштырырлык түгел. Хәзерге вакытта авыручылар азрак.

Сәламәтлек саклау системасы көчле респиратор инфекцияләр, шул исәптән коронавирус белән авыручылар санының көз көнендәге сезонлы артуына әзерләнә башлаган инде. Министр урынбасары шул турыда белдерде.

Covid-19 яки кондиционердан чирләүме?

Коронавирусның яңа штаммнарының беренче билгеләре кондиционердан чирләгән кебек халәтне хәтерләтә. Кеше кондиционер астында озак утырган һәм аңа шуннан җил бәргән кебек тоела.

«Клиник картинада күренгәнчә, авыру фарингит, ларингиттан, ягъни бугаз, йоткылык ялкынсынуыннан башлана. Тамакта мондый авырту, йотканда кыенлыклар күзәтелгәндә еш кына «кондиционердан чирләү» терминын кулланалар, җил бәргән кебек», – дип билгеләп үтте министр урынбасары.

Коронавирусның яңа штаммнарының беренче билгеләре кондиционердан чирләгән кебек.

Фото: ©Владимир Васильев / «Татар-информ»

Шуннан соң берничә көн 38-38,5 градус югары температура саклана. Дөрес дәвалаганда авыру бик тиз уза. Жаворонков билгеләп үткәнчә, күпчелек кеше коронавирусны ОРВИ вакытындагы сыман уздырып җибәрә.

Яңа штаммнар белән авыручылар еш кына өйдә дәвалана, аларга хастаханә шартлары таләп ителми. Хастаханәгә авыруны хәле начарлангач салалар.

Коллектив иммунитет тагын да кимегән

Татарстанда яңа коронавирус инфекциясенә күмәк иммунитет тагын 1 процентка кимегән һәм хәзер 5 процент дәрәҗәсендә.

Коллектив иммунитетны ярты ел элек прививка ясаткан яки соңгы алты ай дәвамында авырган кешеләр формалаштыра.

Коллектив иммунитет түбәнрәк булган саен, авыру кабынып китү ихтималы да югарырак. Мондый вакытта хастаханәләргә бик күп кешеләр бер үк вакытта мөрәҗәгать итә.

Татарстанда яңа коронавирус инфекциясенә күмәк иммунитет хәзер 5 процент дәрәҗәсендә.

Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

«Халыкка күмәк җаваплылык күрсәтү һәм вакцина ясату бик мөһим. Бу бигрәк тә өлкән буынга – башка хроник авырулары җитәрлек булган кешеләргә кагыла. Бу йогышлы авыру аларга һәрхәлдә сәламәтлек өстәмәячәк», – диде Владимир Жаворонков.

Ул Татарстанда яшәүчеләргә әниләренә, әтиләренә, әби-бабайларга вакцинация үтәргә киңәш итүне сорап мөрәҗәгать итте.

Ни өчен ярты ел саен прививка ясатырга кирәк?

Яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцинацияне һәр алты ай саен иммунитетны саклау өчен узарга кирәк.

«Кызганычка, безнең иммунитет вакцинациядән соң ярты ел узгач инфекциягә тиз бирешүчән», – дип билгеләп үтте Владимир Жаворонков.

Министр урынбасары сүзләренчә, вакцинация узмаучылар һәм алты айдан соң прививка ясатмаган кешеләр күпкә катырак авырый.

Тиздән гриппка каршы да вакцинация башлана

Татарстанда гриппка каршы прививка кампаниясен өч атнадан башларга җыеналар.

«Без вакцинацияне сентябрьдә башларга өметләнәбез, хәзер гриппка каршы вакцина кайтуны көтәбез», – дип билгеләп үтте Владимир Владимирович.

Татарстанга дозалар кайтуга ук Сәламәтлек саклау министрлыгы мәктәпләрдә, балалар бакчаларында, ә өлкәннәргә эш урыннарында прививка ясый башлаячак.

Жаворонков искәртеп узганча, грипптан соң өзлегүләр шактый җитди, нәкъ менә шуңа күрә прививка ясату турында карар кабул итү зарур.

Татарстанда гриппка каршы прививка кампаниясен өч атнадан башларга җыеналар.

Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

Covid-госпитальдә ятучылар прививка ясатмауларына үкенә

Владимир Жаворонков каты авыручы кешеләр дәвалана торган «кызыл зоналар»да булганда алардан: «Мондый куркыныч авыру көткәнен белгән булсагыз, сез прививка ясатыр идегезме?» – дип сораган. Барысы да диярлек, уйлап та тормыйча вакцина ясатырга барган булыр идек, дип җавап биргән.

«Вакцинация – авырган очракта үз хәлеңне җиңеләйтүнең бердәнбер дөрес ысулы», – дип йомгаклады ул.

Жаворонков коронавирус авыруының үзе генә түгел, ә аның нәтиҗәләре дә куркыныч булуын искәртеп узды. Өстәвенә, Covid-19 белән катырак авырган саен, ковидтан соңгы нәтиҗәләр дә катлаулырак. Министр урынбасары сүзләренә караганда, кешеләр хәтер начарлануга, тын кысылуга һәм төрле органнар һәм системалар белән бәйле башка күп кенә проблемаларга зарлана.

Йомгак ясап, табиб халыкны, көз көне авырмас өчен, инде хәзер үк прививка ясатырга чакырды. Үз сәламәтлегеңне тикшерү өчен диспансеризация узарга кирәк. Йокы туйдырырга, кояшта кызынырга, дөрес тукланырга һәм шул рәвешле иммунитетны ныгытырга киңәш итә табиб.

Эвелина Киселева

Алена Низамова тәрҗемәсе

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100