Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ковидның тагын бер куркыныч нәтиҗәсе билгеле

Аяк табаннары һәм кул чуклары ою, мускуллар хәлсезләнү һәм авырту, координация белән проблемалар барлыкка килә.

news_top_970_100
Ковидның тагын бер куркыныч нәтиҗәсе билгеле
Владимир Васильев

Коронавирус инфекциясе Гийен — Барре синдромын китереп чыгарырга мөмкин. Бу турыда Бримингем университеты галимнәренә сылтама белән РИА Новости язды.

Галим Алекс Рихтнер сүзләренчә, ковид белән авыргач, организмда барлыкка килә торган антитәнчекләрнең йөрәк һәм тән тиресендә аутоиммун авырулар вакытында барлыкка килә торган антитәнчекләргә охшаган яклары бар.

Авыруның беренче симптомнары — аяк табаннары һәм кул чуклары ою, мускуллар хәлсезләнү һәм авырту, координация белән проблемалар. Коронавирусны җиңел һәм авыр формада кичерүчеләрне тикшеренү вакытында нәкъ менә шундый билгеләр ачыкланган.

Гийен — Барре синдромы — кискен аутоиммун ялкынсыну полирадикулоневропатия авыруы. Ул тәннең тоюы кимүдә, вегетатив җитешсезлекләрдә чагыла. Бу авыруны беренче тапкыр 1916 елда француз табиблары Жорж Гийен һәм Жан Барре тасвирлаган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100