news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ковидны кабат йоктыруның нинди куркынычы бар?

news_top
Ковидны кабат йоктыруның нинди куркынычы бар?
freepik.com

Коронавирусны яңадан йоктырган саен, авыру алдагыларына караганда катлаулырак узарга мөмкин, дип саный иммунолог Николай Крючков. Бу хакта «Челнинские известия» газетасы яза.

Табиб фикеренчә, хәзер илдә омикрон-штамм өстенлек итә, ул үлемгә сирәгрәк китерә, әмма аны яңадан йоктырган очракта, авыру катлаулырак уза. Белгеч моны күптән түгел уздырылган тикшеренүгә таянып әйтте.

Вирус организмда эз калдыра, ә организмның компенсация мөмкинлекләре чиксез түгел. Әгәр дә кеше беренче тапкыр авыруны җиңел кичергән икән, аның киләсе очраклары да шулай ук була дигән сүз түгел.

Иммунолог, әллә ничә тапкыр авырмас өчен, вакцина ясатырга һәм битлек киеп йөрергә киңәш итте.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 29 август 2022
    Исемсез
    Әллә ничә тапкыр үткәрдек Аллага шөкер исәнбез.
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар