news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ковидны җиңел формада кичергән кешеләрнең сәламәтлеге начарланырга мөмкинме?

Кешеләр вирусны никадәр озак «йөртсә», ул төрле илләрдә, милләтләрдә һәм генетик популяцияләрдә шулкадәр озаграк тарала.

news_top
Ковидны җиңел формада кичергән кешеләрнең сәламәтлеге начарланырга мөмкинме?
"Татар-информ" архивы

Кеше коронавирусның җиңел формасын гына кичерсә дә, өзлегүләр барлыкка килергә мөмкин. Бу хакта Мәскәү шәһәренең 52 нче хастаханәсенең баш табибы Марьяна Лысенкога сылтама белән «Российская газета» яза. 

«Хәтта бу авыруны җиңел формада кичергән кешеләрнең дә сәламәтлекләре белән җитди проблемалары килеп чыга», — дип сөйләде табиб.

Белгеч әйтүенчә, кешеләр вирусны никадәр озак «йөртсә», ул төрле илләрдә, милләтләрдә һәм генетик популяцияләрдә шулкадәр озаграк тарала. Ә бу даими мутацияләргә китерәчәк. Кайчандыр грипп вирусы белән шундый хәл килеп чыккан. Һәм шул вакытта коронавирус күпмедер дәрәҗәдә һәр кешегә дә кагылачак, хәтта берничә мәртәбә авырырга да туры килүе бар.

Ә вакцина ясатырга теләмәгән яки вакцина мөмкинлекләренә ышанмаган кешеләргә табиб «кызыл зонага» экскурсиягә барырга һәм кешеләрнең ничек каты авыруын карарга киңәш итә. «Чөнки алар белән дә шундый ук хәл булырга мөмкин», — диде Лысенко.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар