Грипп белән ковидның клиник билгеләре аерылмаска да мөмкин, авыру китереп чыгаручыны лаборатория тикшерүләре ярдәмендә ачыклап була. Бу турыда РИА Новости Приморье өлкәсендә «Гигиена һәм эпидимиология үзәге» эпидиемиология бүлеге җитәкчесе Любовь Семейкинага сылтама белән яза.
«Грипп ковидтан нәрсәсе белән аерыла? Беренчедән, аны башка вирус китереп чыгара. Бер кешедә А гриппына тикшерү, икенчесендә ковидка тикшерү уңай нәтиҗә бирә», – ди ул.
Вирусолог сүзләренчә, клиник билгеләр исә аерылымаска да мөмкин, чөнки грипп та, ковид та – кискен респиратор авырулар. Алар бары тик лаборатория тикшереү нәтиҗәләре буенча гына аерылырга мөмкин, диелә хәбәрдә.