Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ковидлы авырулар хастаханәсендә эшләүче Әмир Даутов TikTok йолдызына әверелгән

«Шундый белемем булган килеш мин „кызыл зонага“ бармыйча, башкача эшли дә алмый идем», - ди Чиләбе госпиталендә эшләүче егет.

news_top_970_100
Ковидлы авырулар хастаханәсендә эшләүче Әмир Даутов TikTok йолдызына әверелгән

Чиләбедә ветераннар өчен өлкә госпиталендә медицина хезмәткәре булып эшләүче Әмир Даутов TikTok йолдызына әверелгән. Ул «кызыл зонадагы» эше турында видеоларны үз каналына куеп бара. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Егет октябрьдә роликлар төшереп, социаль челтәрләрдә куя башлый. Ике ай эчендә аның каналына 40 мең кеше языла. Хәзер Әмирнең 47 мең чамасы язылучысы бар.

Әмиргә дуслары, хезмәттәшләре ярдәм итә. ПЦР-тест алган вакыт сурәтләнгән бер видеосын миллионнан артык тапкыр караганнар. Бер кешене коткаргач, Әмир биегән, шуны да видеога төшергәннәр. Бу видеоны 900 мең тапкыр караганнар, 80 меңләп лайк куйганнар. Видеоларда ул профилактика турында да сөйләвен, позитив күрсәтергә тырышуын әйтә.

Әмир үзе Пермьдә читтән торып укый, ике эштә эшли, аннары үзе теләп йогышлы авырулар хастаханәсенә урнаша. Әмир махсус костюм киеп, алтышар сәгать эшли. Аның өчен иң мөһиме — авыруларга ярдәм итү, авыр вакытта аларның күңелен күтәрергә тырышу.

Егет үзенә медик булу да, шул ук вакытта роликлар төшерү дә ошавын әйтә. Аның сүзләренчә, бу катлаулы вакытта позитив кәеф тә кирәк.

«Мәрхәмәт яратам, кешеләрне яратам. Кешеләргә ярдәм итү — бик яхшы хис ул. Шундый белемем булган килеш мин „кызыл зонага“ бармыйча, башкача эшли дә алмый идем», — ди ул.

Әмир сүзләренчә, популярлык аның тормышына бернинди дә үзгәреш кертмәгән, җанатар кызлар гына арткан, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100