Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ковид таратасыңмы?»: блогер Илүсә Фәләхова урамга кешеләр белән кочаклашырга чыккан

Бу адымы белән Илүсә кешеләрне бер-берсенә битараф булмаса чакыра.

news_top_970_100
«Ковид таратасыңмы?»: блогер Илүсә Фәләхова урамга кешеләр белән кочаклашырга чыккан
https://www.instagram.com/19ilyca94/

«Мин бу дөньяны үзгәртәчәкмен» дип сөрән салган бар дөньяга блогер Илүсә Фәләхова… һәм Бауман урамына чит кешеләр белән кочаклашырга чыккан.

«Мине кочаклагыз» дигән плакат тотып, Илүсә кешеләрне бер-берсенә битараф булмаска, мөмкинлек булганда җылы сүзләр әйтүдән, кочаклашудан тайчынмаска чакырган.

«Әлеге кызның чын тарихын бик аз кешеләр генә белә. Ләкин сүз бирәм: мин бу дөньяны үзгәртәчәкмен. Бүген мин чит кешеләр тарафыннан күпме җылылык тойдым. Хәтта үз туганнарым һәм якыннарымнан да ул дәрәҗәдәге җылылык алганым булмагандыр.

Тормыш һәм кешеләрнең искиткеч икәнлегенә инандым.

Ешрак кочаклашыгыз! Балаларыгызны, якыннарыгызны кочагыгызга алыгыз. Сезгә күңеле белән тартылучыларны кире какмагыз», — дип язган ул.

Илүсәне узып баручылар рәхәтләнеп килеп кочаклаган. Хәтта, шоколад һәм чәчәк бүләк итеп китүчеләр дә булган.

«Күздән яшьләр килде», «Син бигрәк ихлас», «Син бик сөйкемле, нурлар чәчеп торасың», — дип, бик күп язылучылары Илүсәгә матур комментарийлар калдырган.

«Курыкмыйсың да», «Ковид таратасыңмыни?», «Ковид йоктырырмын дип тә уйламыйсың», — дип, шелтә белдерүчеләр дә җитәрлек.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100