news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ковид симптомнарына бик охшаш: Җир шары буйлап метапневмовирус тарала башлаган

news_top
Ковид симптомнарына бик охшаш: Җир шары буйлап метапневмовирус тарала башлаган
видеодан скриншот

Җир шары буйлап метапневмовирус тарала башлаган. Бу хакта Mash телеграм-каналы яза.

– Төньяк провинцияләрдә Кытай хастаханәләре тулган. Нигездә 14 яшькә кадәрге балалар авырый, һәм авыру бик тиз тарала. Бөекбританиядә инфекция йоктыруның берничә очрагын тапканнар.

Метапневмовирус ковид симптомнарына бик охшаш: салкын тию, йөткерү, тамак авырту, хәлсезлек һәм баш әйләнү. Бәхеткә, күпчелек очракта метапневмовирус җиңел уза. Әмма иммунитеты какшаган кешеләрдә бронхит һәм үпкә ялкынсынуы барлыкка китерергә мөмкин.

Хастаханәгә мөрәҗәгать итүчеләрнең күбесендә шулай ук парагрипп, коронавирус һәм бокавирус тапканнар. Кытайның төньяк провинцияләре бүлекләре респиратор авырулы пациентлар белән тулган.

Кытай хөкүмәте, яңа штаммнар, күп санлы үлүчеләр булуын расламаган. Шуңа да карамастан, Тайваньда яшәүчеләрне битлек кию режимына күчәргә сорыйлар. Бу авыруның берничә очрагын Бөекбританиядә тапканнар, дип хәбәр итә телеграм-канал.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар