Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ковид корбаны…» — Илфат Фәйзрахмановның 51 яшьлек дусты вафат булган

Мәрхүмне Балык Бистәсе районы Яңа Арыш авылына җирләгәннәр.

news_top_970_100
«Ковид корбаны…» — Илфат Фәйзрахмановның 51 яшьлек дусты вафат булган
Рамил Гали

«Безнең гәҗит» газетасы баш редакторы Илфат Фәйзрахмановның 51 яшьлек дусты коронавирустан вафат булган. Бу хакта ул инстаграм сәхифәсендә хәбәр итә. «Тагын бер яңа кабер барлыкка килде. Дустыбыз Раилгә нибары 51 яшь иде. Ковид», — дип сөйләгән ул.

Мәрхүмне Балык Бистәсе районы Яңа Арыш авылына җирләгәннәр.

«Чыннан да ковидмы соң? Бәлки прививкадан соңдыр? Хәзер грипп, ОРВИ, ОРЗ юк бугай. Кешенең башка чирләре бетте, — дип комментарий калдырган җырчы Нурзадә.

«Раил абый бик яхшы кеше иде. Кулы белмәгән эше юк иде. Арабыздан китүе бик кызганыч», «Бигрәк әллә нинди замана! Урыны оҗмахта, рухы шат, авыр туфрагы җиңел булсын», — дип язып, туганнарының, якыннарының кайгысын уртаклашкан мәрхүмнең авылдашлары.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100