Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ковид-госпитальдә дәваланган иде». Чаллыда участок полиция хезмәткәре кисәк үлгән

Полиция лейтенанты Руслан Бузировны хезмәттәшләре соңгы юлга озаткан.

news_top_970_100
«Ковид-госпитальдә дәваланган иде». Чаллыда участок полиция хезмәткәре кисәк үлгән

Чаллының ЗЯБ бистәсендә участок полиция хезмәткәре булып эшләүче 34 яшьлек ир-ат вафат булган. Бу турыда «Челнинские известия» яза.

«Челнинские известия» ачыклаганча, полиция лейтенанты Руслан Бузиров участковый булып эшли һәм ЗЯБ бистәсендә 17 комплекста тәртип саклау пунктына беркетелгән була. Яшь хезмәткәрне Чаллыдагы ковид-госпитальләрнең берсендә дәвалаганнар. Ул тиешле дәвалау курсын узган. Ләкин аның хәле кисәк кенә кабат начарланган һәм ул вафат булган. Якынча версия буенча, үлем сәбәбе — тромбоэмболия.

Руслан Бузировны туган ягында Тукай районындагы авылда җирләгәннәр, диелә бу хәбәрдә.

«Ковид-госпитальдә дәваланган иде»

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100