Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ковид белән авыручылар саны арта: «Операция өстәлендә бугазымны тереләй кискән кебек»

Коронавирусның яңа штаммы — омикрон белән бәйле вәзгыять Татарстанда да кискенләшә бара. Яңалыкларда әледән-әле авыручылар санының антирекорды куелуы турында хәбәрләр килеп тора. «Интертат» хәбәрчесе коронавирус белән авыручыларның хәлләрен белеште.

news_top_970_100
Ковид белән авыручылар саны арта: «Операция өстәлендә бугазымны тереләй кискән кебек»
Рамил Гали

Дөньяга ковид килгәннән бирле тормыш бер «дулкын»нан икенчесенә күчеп ага башлады. Инде дулкыннарны санап тормыйбыз, чөнки алар күп булды, буталуыбыз ихтимал. Аны без «омикрон штаммы» яисә «яңа дулкын» дип кенә атыйбыз. Шушы көннәрдә яңа зәхмәт белән авыручылар саны артуы, карантинга киткән сыйныфлар, мәктәпләр турыда да күп сөйлиләр.

«РБК» газетасы хәбәр иткәнчә, Мәскәүдә хәтта ковид аркасында планга кертелгән госпитальләштерү дә туктатылган. «Балалар арасында ковид белән авыручылар саны ике атна эчендә 14 тапкырга арткан», — диелә әлеге хәбәрдә. «РИА новости» Санкт-Петербург шәһәрендә COVID-19 аркасында балигъ булмаганнарга массакүләм чараларда катнашу тыелуы хакында язды. «Эпидемиологик вәзгыятьнең катлаулануы сәбәпле, аларга 28 гыйнвардан 13 февральгә кадәр зоопарк, музей, бассейн, фитнес-зал, театр һәм концертларга бару тыела», — диелә әлеге хәбәрдә.

Коронавирус белән бәйле вәзгыять Татарстанда да кискенләшә бара. Яңалыкларда әледән-әле авыручылар санының антирекорды яңартылуы турында хәбәрләр килеп тора. Узган тәүлектә республика буенча яңа авыруның 348 очрагы теркәлгән. Бүген исә бу сан 367гә җиткән.

«Беренче тапкыр авыруга караганда, монысын җиңелрәк кичердем»

Хәзерге вакытта журналист Гадел Әхмәтҗанов та ковид белән авырып ята. Аның хәлләрен белештем.

«Мин ковид белән икенче тапкыр авырыйм инде. Беренчесеннән әллә ни аерыла димәс идем. Ковид башта кешенең иң зәгыйфь, сизгер урынына китереп бәрә. Минем ул — бил. Мин ул вакытта эштә утыра идем әле. Температура күтәрелә башлады, калтыратты. Өч көн температура булды, ул көннәрне юньләп хәтерләмим дә, дарулар эчсәң дә төшми. Өйдә дәваландым, тордым, дару эчтем дә яттым, хәлем юк иде. Дүртенче көнгә температурам бераз төшкәч, хастаханәгә бардым. Анда хезмәт күрсәтү бик җайлы итеп эшләнгән: авырый торган, температуралы кешеләрне фильтрда карап, тиз генә анализ алалар. Минем ул уңай килде, коронавирус бар, диделәр.

Хастаханәләрдәге кеше… Бер бүлмәгә керергә дип 40 кеше чират тора. Больничныйны озайтыр өчен шалтыратып кына хәбәр итәсе дә, тик аларның кайнар линияләренә эләгерлек түгел. Мин кичәдән бирле шалтыратам инде, берәр сәгать көтәсе. Менә монысы бик авыр. Ковидка икенче тестны соңрак, өч көннән соң тапшырачакмын.

Авырып, үзем өчен менә шуны билгеләдем: хәлем яхшырды дип бераз гына дару эчмичә, тамагыңны чайкатмыйча торсаң, температура кабат күтәрелә башлый. Терелеп беткәнче дарулар, витаминнар эчәргә кирәк. Беренчесе белән чагыштырганда, бу юлы җиңелрәк кичердем. Тегесендә дә, монысында да сулау, тын алу авырлашты. Вакцина ясатканыма ярты ел булган иде. Хәзер минем теге QR-кодым гамәлдән чыгарыла һәм терелгәч яңасы, авырган кешенең коды биреләчәк», — дип сөйләде Гадел.

 «Табиблар көн саен төнге бергә кадәр эшли»

Журналист Гөлфия Гобәйдуллина да авырый, әмма өйдән эшләвен дәвам итәрлек көч тапкан. «Башта җиңел генә башланган кебек иде дә, аннары хәлсезләндем. Табиблар өйгә килмиләр, шуңа күрә хастаханәгә бардым. Анда кеше күп, өч сәгать чиратта утырып кайттым. Тест ясап алдылар. «Якын килмәгез, сездә ковид», — дип тыңладылар да, дару язып бирделәр. Алар бөтен кешене бер төрле итеп карыйлар да, дару язып чыгарып җибәрәләр. Аларны да аңларга була инде — кеше күп. Табиб кичке сәгать җидегә кадәр кабул итә, дигәннәр иде. Мин табиб яныннан чыкканда сәгать тугызынчы киткән иде. Әле миннән соң 15-20 кеше калды.

Табиблар да, регистратурада эшләгән апалар да үзара: «Бүген тагын төнге бердә генә бетерербез, ахры», — дип сөйләнделәр.

Тамак авырта инде, чыдап булмый, ватып пыяла тутырганнар диярсең. Башның да болай каты итеп авыртканын хәтерләмим. Коры ютәл дә җанга үтте», — ди Гөлфия.

Казанда яшәүче Карина да коронавирус белән икенче тапкыр авырый. «Беренче тапкыр авырганда температурам бик югары — 40 тирәсе булды, ис һәм тәм тоймадым, 15%ка үпкәләрем дә зарарланган иде. Бу юлы борыныма томау төште, тамагым авырта, бик каты, вакыты белән буылып-буылып йөткерәм. Инде менә ике атна авырып ятам. Монысы омикрондыр дип уйлыйм, чөнки авыруның билгеләре бөтенләй башка төрле. Ярты ел элек кенә вакцина да ясаткан идем. Хәлсезлек көчле, тавышым да үзгәрде», — диде Карина.

«Баламда ковид таптылар»

Ковид белән бәйле вәзгыять күңеллеләрдән түгел. Ватсап төркемендәге әти-әниләр чатларына да еш кына Казан мәктәпләрендәге аерым сыйныфларның карантинга җибәрелүе турындагы хәбәрләр килеп ирешә. Сыйныфта авыручы балалар күп булганлыктан, үзем белгән берничә әни кеше дә мәктәпкә йөртмәүне хуп күреп, бу атнада балаларын өйдә тотарга булдылар. Инде берничә сәгатьтән ул сыйныфларның да бер атнага карантинга җибәрелүе турында билгеле булды.

Кама Тамагы районында яшәүче С. ханымның баласы ковид белән чирләп киткән. «Баланың өч көн температурасы булды, 37 тирәсе иде. Хәзергә төште инде, йөткерүе генә калды. Табибка мөрәҗәгать иттек, экспресс тест ковид барлыгын раслады. Болай бала үзен ярыйсы гына хис итә: уйный да, ашый да. Менә хәзер үзем дә авырый башладым: температура кичкә 38гә кадәр күтәрелде, бер туңдыра, киенеп кенә куясың, кыздыра башлый, бик каты баш авырта. Бүген миннән дә анализлар алачаклар, табиб чакырттым», — дип сөйләде ул.

«Поликлиника белән авыручылар арасында элемтә юк»

«Безнең гәҗит» газетасы баш мөхәррире Илфат Фәйзрахманов инде ике атнадан бирле ковид белән авырый. «Мин ел ярым элек ноябрьдә авырган идем. Ул вакытта яшерү системасы бар иде, мине статистикага кертмәделәр. Теге авырудан соң йөрәк өянәге көчәеп, үзен сиздерә торган булып калды, шуңа күрә җәй көне мин вакцина ясата алмадым. Тикшерүләр узганчы декабрь җитте. Вакцинаның соңгы дозасын 20 декабрьдә генә ясадылар.

Гыйнвар башында миңа Чаллыга 35 яшьлек туганымны җирләргә барырга туры килде. Моргтагы хәлләргә шаклар каттым. Сәгать сигездә килеп, гәүдәне бары тик сәгать бердә генә ала алдык. Анда да әле мин тавыш чыгаргач кына. Бик салкын көн иде, кереп җылынабыз да чыгып туңабыз. Монда бит инде авыру таралу өчен бик яхшы урын. Шуннан кайтып бер атна да үтмәде, мин ковид белән егылдым.

Бик күп кеше тамак авыртуыннан зарланды. Омикрон дип сөйләшергә җирлек булмаса да, укыган билгеләр буенча гына омикрон дип нәтиҗә чыгардым. Чөнки иң беренче авырган чагымда авыру билгеләре башка иде. Күпчелек очракта җиңел үтә торган авыру, прививка кадатып ике генә атна үтү сәбәплеме, башка әйберме, минем авыррак формада үтте.

Авырый башлагач, 39,5кә менгән температурам да бик борчымады. Аннан соң тамак бик каты кистереп авыртты, төкерек тә йота алмадым. Операция өстәлендә бугазымны тереләй кискән кебек булды. Өченче көнне генә йомшап китте. Инде ике атна үтте, әле хәлсезлек саклана.

Авырудан да бигрәк, мине борчыган нәрсә шул — пандемияне җиңү кешенең үз кулында гына, үзенең иммунитеты, сәламәтлеге бәрабәренә генә җиңеп була дип таптым. Медицина безгә берничек тә ярдәм итми. Сишәмбе көнне авырый башладым. Гади тамак авыртуы дип кенә ялгыштым. Пәнҗешәмбе көнне хастаханәгә барып, анда салкында өч сәгатьләп чиратта утырдым. Экспресс тест ясадылар. Нәтиҗәсе уңай булды һәм миңа бушлай дарулар алырга рецепт язып бирделәр. Ул даруларны бер тәүлектән соң гына ала алдым. Мин инде үзем аңарчы ук дәвалана башлаган идем. Аларның тискәре йогынтылары да зур инде. Шулай да бөтенесен эчеп бетердем. Анализга мазок та килеп алдылар, тик нәтиҗәсен белеп булмый, шалтыратып та карадым.

Температуралы килеш, көч-хәл белән хастаханәгә киттем. Башта бер бүлмәгә чират тордым, аннары икенчесенә. Регистратурага барып, анализ нәтиҗәләремне таптылар ахырдан. Килергә тиешле табибтан да баш тарттым, мазок алырга гына килсеннәр, дидем. Көне буе көттем, килмәделәр. Ашыгыч ярдәмгә шалтыраттым, шуннан соң гына мыр-мыр килеп фельдшер килде. Ул КТ үтәргә дип язу калдырып китте.

Медицинада ниндидер диверсия бара кебек тоелды миңа. Поликлиника белән элемтә юк. Авырулары да күптер инде. Шимбә көнне регистратурада бик озак тордым, авыручылар исемлеге өч бит туп-тулы иде. Бу бит бер мин булган хастаханәдә генә әле. Без авыручылар саны ике йөз дип исәп-хисап бирәбез. Бу күз буяу кемгә, нәрсә файдалы икәнен аңламыйм. Менә шуңа күрә халык бу бәланең дөреслегенә ышанмый һәм бу авыру юк дип социаль челтәрләрдә бәхәсләшүен дәвам итә.

Ковид — ул куркыныч әйбер. Бүген хәлең әйбәт булып, иртәгә бик начар булырга мөмкин. Саклану чараларын күрмәгәндә, бөтен кешегә дә йога ала. Безнең илдә кеше үз сәламәтлеген үзе кайгыртырга тиеш. Штабтан да шалтыраткаладылар. Алар миңа: «Нәрсә эчәсез? Яхшы, шуны дәвам итегез», — диюдән кала башка сүз әйтмәделәр.

Авыруның төп билгесе — тамак булды. Ул минем иң зәгыйфь урын. Тавыш ярылары ялкынсына иде, элек-электән шулай. Кемнең нинди проблемасы бар, кайсы җире авырта, вирус шуңа һөҗүм итә, шуны зарарлый. Гадәти саклану чараларын да онытмаска кирәк. Мәсәлән, элек оксолиновая мазь дигәнне борын эченә сөртеп чыгарга кушалар иде. Битлеккә әзрәк спирт сиптереп тә сакланып буладыр», — диде журналист.

Илфат Фәйзрахмановның хатыны да, улы да авырып алган. Илфат Фәйзрахманов хәзерге вакытта үзенең изоляциядә ятуын хәбәр итте.

Коронавирусны икенче тапкыр кичергән кешеләр үзләрендә омикрон штаммы дип шикләнәләр. Монысы җиңелрәк үтсә дә, авыру вакыты шактый озакка сузыла икән. Авырганнарга тизрәк савыгу, калганнарга нык сәламәтлек телисе генә кала.

«Өлкән яшьтәгеләр әзрәк авырый»

«Татар-информ» «омикрон» белән авыручылар саны барлык яшь төркемнәрендә дә артуы турында хәбәр иткән иде.

Бу турыда Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте җитәкчесе Анна Попова коронавируска каршы көрәш буенча координация советы утырышында хәбәр иткән.

«Авыруның артуы барлык яшь төркемнәрендә дә теркәлә. Шул ук вакытта 65 һәм аннан өлкәнрәк яшьтәгеләр арасында авыруның арту очраклары минималь. Әлегә без өлкәннәребезне яңа вирус белән контактта булудан саклый алабыз, моның өчен берничә карар кабул ителә», — диелә әлеге хәбәрдә.

Бүген исә Татарстан мәктәпләрендә дистанцион укуга күчү планлаштырылмавы хакында билгеле булды.

«Ведомствода искәртүләренчә, әгәр мәктәптә яки сыйныфта балаларның 20 проценты грипп яки тын юлларында вируслы кискен инфекция белән авырса, карантинга китә, ә сәламәт балалар өчен үткән материалны кабатлау оештырыла. Уку процессын оештыруны мәктәп директорлары һәм мәгариф идарәсенең муниципаль органнары хәл итә», — диелә. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100