news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ковид белән авыручы кеше ничә көн вирус ияртә?

Авыру катлаулы формада булса, ике ай дәвамында анализ уңай нәтиҗә күрсәтергә мөмкин.

news_top
Ковид белән авыручы кеше ничә көн вирус ияртә?
Михаил Захаров

Коронавирус белән авырган кешеләр, беренче симптомнар барлыкка килгәннән соң, 10-20 көн дәвамында йогышлы булырга мөмкин. Сирәк очракларда аларның ике айга кадәр авыру таратуы ихтимал. Бу вакыт дәвамлылыгы авыруның катлаулылыгына бәйле. Бу турыда Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының йогышлы авырулар буенча штаттан тыш белгече Владимир Чулановка сылтама белән ТАСС хәбәр итте.

«Вирус бүлеп чыгару вакыты авыруның катлаулылыгына бәйле. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, җиңелчә һәм уртача авырлыкта чирләгәндә, авыруның беренче билгеләре барлыкка килгәннән соң, вирус, гадәттә, 10 көн чамасы бүленеп чыга. Авыру катлаулы формада булса, вирус тарату дәвамлылыгы 20 көнгә кадәр җитәргә мөмкин», — ди белгеч.

Ләкин анализның уңай нәтиҗәсе озак вакытта да булырга мөмкин. Кайчакта бу дәвамлылык ике айга кадәр җитә. Шулай да кеше бу очракта инфекция ягыннан куркыныч булмаска да мөмкин, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар