Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ковид белән авырган кеше кайчанга кадәр вирус йоктыра?

Гадәттә, ПЦР-тест тискәре нәтиҗә бирсә, бу кеше авыру ияртми.

news_top_970_100
Ковид белән авырган кеше кайчанга кадәр вирус йоктыра?
https://pixabay.com

Роспотребнадзор белгече, фәннәр докторы Татьяна Руженцова коронавирус белән авырган кешенең кайчаннан башлап әйләнә-тирәдәгеләр өчен куркыныч булудан туктавын әйтте. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, күпчелек очракта, кеше тискәре ПЦР-тест алганнан соң, йогышлы булудан туктый. Шулай да ялган тискәре тест та булуы ихтимал. Анализ алу тәртибе, процедура алдыннан тамакны, борынны чайкау, анализ үрнәген дөрес транспортировкаламау да тест нәтиҗәсе дөрес булмауга китерергә мөмкин.

Руженцова сүзләренчә, хәзер кулланыла торган тест-системаларның сизгерлеге бик югары, инде эшкәртелгән техника да хаталарны минимумга җиткерде.

Белгеч искәрткәнчә, пневмония белән авырүчы кешеләрдә ПЦР-тест коронавирусны күрсәтмәскә мөмкин. Бу инфекциянең башка тукымаларда үрчүе белән бәйле. Мондый очракларда, кагыйдә буларак, пациент әйләнә-тирәдәгеләргә авыру йоктыра алмый, ул стационарда ята торган була, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100