Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Коуч һәм психологлар - арттан этүчеләрме, акча кортларымы?

Бүгенге мәгълүмат бизнесы дөньясында коучлар популярлаша башлады. Теләгән һәр кеше үзен теге яисә бу юнәлештә коуч дип атап, курслар сатарга омтыла. Кешеләргә куйган максатларына ирешергә ярдәм итүче әлеге белгечләрнең уңышы нидә? Коучингка булган төрле карашлар турында «Интертат» язмасында.

news_top_970_100
Коуч һәм психологлар - арттан этүчеләрме, акча кортларымы?
https://pixabay.com/ru

Интернет зур тизлекләр белән тормышыбызны яулап алып барган саен, төрле өлкәләрдә яңа белгечләр, онлайн укулар да барлыкка килә башлады. Колакка ят атамалы белгечләр төрле тренинг, курс, марафоннар тәкъдим итә. Хәзер теләсә кем үзен бер өлкәдә белгеч итеп танып, курс ясап яисә вебинар төшереп, шуны халыкка сата ала. Бүгенге мәгълүмат бизнесы дөньясында коуч — иң популяр юнәлешләрнең берсе.

  • Коуч (коучинг, инглиз теленнән тренировка дигәнне аңлата) — шәхси тренер, консультант. Ул кешеләргә тормыштагы яисә һөнәри юнәлештәге проблемаларын җиңеп чыгып, куелган максатларга ирешергә ярдәм итә. Коучинг карьера, бизнес, акча, гаилә эчендәге мөнәсәбәтләр, сәламәтлек һәм башка өлкәләрдә дә булырга мөмкин. 1990нчы елларда коучинг аерым дисциплина булып аерылып чыга.

Теләсә кайсы социаль челтәрдә сине бәхетле булырга да, хыялларыңны тормышка ашырырга да, күп итеп акча эшләргә өйрәтергә әзер курслар, коучлар бар.

«Кайбер кеше коучка ияләнә, чөнки аңа гел артыннан этеп торучы кирәк»

Коучлар күп, тик сөйләшергә барысы да әзер түгел. Римма Гарипова ике ел ярым элек коучлыкка укыган.

Беренче белгечлегем буенча күп кеше белән аралашам. Мин 90 кеше белән эшлим. Нәкъ менә шушы корал — коучингның миңа алар белән үзара бәйләнештә булып, билгеле бер мәсьәләләрне хәл итәргә булышуын аңладым. Башта ул минем шәхси үсешем өчен кирәк иде.

Практикаларымны лайфкоуч буларак алып барам. Бу кешеләрнең шәхси сораулары белән бәйле, ягъни үсеш, үз-үзен югалткан, буталган кешеләр мәсьәләләрен хәл итүгә юнәлтелгән.

Күптән түгел генә бизнес буенча килделәр. Безгә барыбер шәхси сорауларга да тукталырга кирәк булды. Башта шул мәсьәләләрне хәл иткәч кенә кире бизнеска әйләнеп кайттык.

Күпләр миңа: «Нәрсә кирәген дә беләм, тик куркам», — дигән сорау, ягъни курку хисе белән килә. Кешегә ничә коуч-сессия кирәк булуы аның үзеннән генә тора, коучтан түгел. Дөрес, коучның белем дәрәҗәсе дә мөһим. Кешегә анкета җибәреп, аның коуч-сессиянең нәрсә икәнен аңлавын белү дә зарур. Кайбер коучлар беренче сессиядә танышалар гына. Мин алай эшләмим. Мин беренче сессиядә үк кеше белән тыгыз элемтә урнаштырып эшкә керешәм, инде беренчесеннән нәтиҗә күрсәтергә тырышам. Шерлок Холмс кебек кешенең инсайт (нинди дә булса мәсьәләне хәл итүнең чишелешен табу — авт.) барлыкка килә торган нокталарын табарга тырышам. Кешене игътибар белән тыңларга кирәк, ул аны үзе үк әйтә, шуны эләктереп аласы гына кала.

Мин инстаграмда үземә коуч буларак реклама ясамыйм. Төп эшем — ресторан. Хәзер күп өлкәләрдә җитәкчеләр үзләренең командаларына коучлар яллый. Моны үзем укыган вакытта ук аңлаган идем. Хәзер мин үземнең кул астындагы кешеләргә «Бар, тегене, моны эшлә», — дип кенә әйтмим. Сораулар аркылы алар үзләре шул гамәлләргә килә.

Коуч буларак кешеләр мине инстаграм аркылы таба, аларга минем яшәү рәвешем ошый. Атнага бер кеше генә кабул итәм. Төрле кеше белән төрлечә эшлим. Билгеле бер сессия саны юк. Кайбер коучлар кешеләргә тагын-тагын килергә кушалар, бу — акча эшләү ысулы. Икенче бер очракта кеше үзе әлеге коучка карата ихтыяҗ тоя башлый, аңа гел этеп торучы кирәк.

Коучлар бүген күп, артык күп. Башта коучның тормыш рәвешен, аның сөйләмен, мәгълүматны бирү манерасын карарга һәм йөрәк белән сайларга киңәш итәм. Кешеләрдән сорашырга да була. Теләсә нинди коучка барырга ярамый да, кирәкми дә. Мин моны хәтта куркыныч та дияр идем. Безнең — коучларның кешенең тормышын баштан аяк үзгәртә алырлык коралларыбыз бар. Кеше тагын да апатиягә бирелергә мөмкин. Сиңа теләктәшлек күрсәтүче, шул ук вакытта үз-үзеңдә көч табарга ярдәм итә торган коуч белән эшләргә кирәк. Коучны инстаграмнан эзләмәгез, анда алдаучылар күп.

Коучларга мөрәҗәгать итү бүген модада, моны яшерергә кирәкми. Психология коучинг белән чиктәш дисциплина дияр идем. Коучинг бервакытта да кешенең үткәненә карамый. Психологлар килеп чыккан проблеманың төбен, үткәнен хәл итәргә тырыша, ә коучлар алай эшләми. Коучинг һәрвакытта да кешенең бүгенгесе, теләк-хыяллары, киләчәге турында сүз алып бара һәм алар барысы да уңай яктан гына каралачак. Кеше үзен көчле итеп хис итә башлый. Коучлар күбрәк «Ә нәрсәне яхшыртып булыр иде? Нәрсәне һәм ничек яхшырак эшләп булыр иде?» — дигән сораулар белән эш итә. Кеше үзе үк шуларга җавап бирә башлый. Коуч аңа тегене, моны эшлә дип өйрәтеп утырмый. Кеше үзенең сорауларын чишәргә юллар эзли. Коуч кешене шул юлдан җитәкләп алып бара, ул — юл күрсәтүче.

Коучларның бәяләре төрле. Аның 20 меңлекләре дә, аннан артыграклары да бар. Мин акча артыннан кумыйм, минем төп эшем бар. Минем бәяләр 5-10 мең, — дип сөйләде коуч Римма.

«Коучларның файдасын күрдем»

Коучта дәресләр үткән, үзләренең максатларына ирешкән кешеләр белән дә аралаштык. Үземнең танышым Алиянең дә (исеме үзгәртелде) коучларга мөрәҗәгать иткәне булган.

«Коучларга мөнәсәбәтем уңай. Мин коучка ике төрле юнәлеш, ике төрле мәсьәлә белән мөрәҗәгать иткән идем. Берсе укыту эшчәнлеге белән бәйле, икенчесе — шәхси үсеш. Берәр айлык курслар иде ул. 

Коучлар биргән киңәшләрнең ярдәме тиде, әлбәттә. Аннары ул киңәшләрне дөрес аңлый һәм колак сала белергә дә кирәктер, минемчә. Файдасы да ярдәмне кабул итәргә әзер кешегә генә тиядер. Кешегә көчләп ярдәм итеп булмый бит.

Кеше һәрвакыт үсештә булырга тиеш дип уйлыйм. Коучларга барып кайтуның да начарлыгын күрмим, чөнки кеше яңа фикерләргә мохтаҗ.

Бәясенә килгәндә, курсларның берсе 7 мең тирәсе иде бугай. Бу коучның беренче курсы иде, башкаларын ул, әлбәттә, кыйммәтрәк бәягә оештырды. Икенче остазның курсларын аның шәхси җитәкчелегендә үттем, бер атнасы 13 мең иде. Шәхси консультация дә алганым булды. Хәзер аның бер консультациясе 10 мең тора, мин үткәндә бераз очсызрак иде. Шәхси консультациядә шәхси мәсьәләләреңне хәл итәсең, ә курста күмәк эш инде.

Кеше коучка барыйммы-юкмы дип уйлана икән, димәк, ул тормышында нәрсәнедер үзгәртергә тели. Барыннан да канәгать кешенең башына мондый фикер килми.

Ике коучны да инстаграмда карап, күзәтеп бардым башта. Кешенең ничек, нәрсә сөйләве, яшәве ошады. Яшәргә өйрәтә торган кеше үзе ничек яши — башта шунысына да игътибар итәргә кирәк. Итексез итекче булмасын өчен, эшләргә өйрәтүченең ничек эшләвен дә карадым. Берсе белән очрашуга барып кайттым башта. Икенче коуч башка шәһәрдә тора. Аның белән ничектер аралашып киттек тә, курсларга да бардым. Берсе белән без бүгенге көнгә кадәр бик якын аралашабыз», — диде коуч-сессиядән канәгать калган Алия.

«Кешеләр юк кына әйберләрне сату-алу белән шөгыльләнә»

Айгөл Шәрипова исә, киресенчә, коучларга мөрәҗәгать итүне акчаны җилгә очыруга тиңли. «Дөресен генә әйткәндә, коучларның ни белән шөгыльләнгәннәрен аңлап та бетермим, — дип башлады ул сүзен. — Үземнең аларга мөрәҗәгать иткәнем юк. Бәлки, алар шикләнә торган кешеләргә ярдәм итә дә торганнардыр. Мин андый кеше түгел. Берәр нәрсәне белергә кирәк булса, эзлим, табам. Белешмә, киңәш кирәк булса, сорар кешене табарга тырышам.

Хәзер ике кешенең берсе коуч, психолог, белмим, ниндидер сәер заманда яшибез. Кеше ниндидер юк кына әйберләрне дә сату-алу белән шөгыльләнә. Инстаграмдагы ул марафоннарга да тәнкыйди карашта мин. Блиновскаяның марафоннарында да кешенең акча түләп катнашуына шаккатам.

Һәркем үз тормышына үзе хуҗа. Ниндидер психолог яисә коуч кына сиңа ярдәм итә алмый, бигрәк тә марафоннардан файда өмет итәргә кирәкмидер. Шушы теләк-хыялларың кабул булсын өчен нәрсәнедер тырышып эшлисең икән, шуннан да әйбәте юк. Миңа калса, коучларга бару модадыр хәзер. Читтән нәрсәдер көтеп, коуч килеп синең ниндидер проблемаңны хәл итә дип утыруны аңламыйм. Акча туздыру гына бу. Күп нәрсә кешенең үзеннән тора. Бәлки, мин өстән генә фикер йөртәмдер. Минем коучларга барасым да килми, аларга ихтыяҗым да юк», — диде Айгөл.

Психолог белән коучның аермасы нидә?

«Коуч психологтан нәрсәсе белән аерыла һәм ни өчен бүген коучлар шулкадәр популяр?» дигән сорау белән медицина психологы Резидә Акбировага мөрәҗәгать иттек.

Коучинг көнбатыш илләрендә, Америкада популяр. Әкренләп безгә дә килеп җитте, чөнки кешеләрдә ихтыяҗ бар. Бүгенге заман кешесе өчен төп кыйммәт — нәтиҗә, эффективлык, тиз арада куйган максатларга ирешү, акча. Кешеләргә максималь күләмдә нәтиҗә кирәк. Коучинг — шуңа юнәлтелгән инструмент булып тора да инде.

Коучингның төп максаты — куелган максатка ирешү. Коуч билгеле бер сораулар куеп, шул максатка булган юлны табарга булыша. Коуч бу очракта остаз да, юл күрсәтүче дә. Миңа калса, проблема да менә шунда. Бу — кешеләрнең үзләренең ихлас теләкләре булса, алар аңа таба юлны табарлар иде. Ә монда кешеләргә ниндидер башка максатлар, идеаллар һәм идеяләр тагу куркынычы бар. Әлбәттә, профессиональ коучлар кешеләргә үз идеяләрен тагарга тиеш түгел, тик бөтенесе дә бу кагыйдәне үтиме икән?

Гадәттә, кешеләр коучларга максатларына ирешү һәм мотивация алыр өчен мөрәҗәгать итә.

Психология коучингтан кеше белән эшләү вакыты һәм аның тирәнлеге буенча аерыла. Психологлар кешенең иң тирән проблемаларына кагыла һәм аларны хәл итә. Әлбәттә, бу күбрәк вакытны ала. Психолог белән төрле психологик яраларны дәвалыйлар, эчке ресурсларны торгызалар, баеталар. Коучлар исә актуаль мәсьәләләр белән эш итә һәм ул билгеле бер нәтиҗәгә ирешүгә юнәлгән. Психолог кешенең холкы, эмоцияләре, неврозлары белән эшли, башкаларга карата һәм үз-үзеңә булган мөгамәләне яхшырта, эчке һәм тышкы конфликтларны да хәл итәргә ярдәм итә. Коуч план кору, сәләтләрне ныгыту, продуктивлык өстендә эшли. 

Кешенең тормышында бар да яхшы икән, аңа туганнары, якыннары ярдәменнән башка психолог та, коуч та кирәкми. Әгәр ул икеләнсә, нәрсә эшләргә белмәсә, ниндидер кризис вакыйгалар (якын кешесе вафат булу, авыру, аерылышу һ.б.) тәэсир итсә, апатия, курку хисе, үз-үзеннән, эшеннән, тормышыннан, туганнарыннан канәгать булмаса, аңа психолог, психотерапевт кирәк.

Эшен алыштырасы, гаилә корасы, күбрәк акча эшлисе яисә бизнес башлыйсы килсә, бу вакытта бер төртеп җибәрүче, этәргеч көч кирәк булса, кеше коучларга мөрәҗәгать итә ала, — дип аңлатты психолог Резидә.

Коучлар, психолог һәм башка яшәргә өйрәтүче белгечләр гөмбә төсле артса да, эшен башкару үзебезгә кала. Бәлки, вакыт-вакыт «аз сөйлә, күп эшлә» дигән мәкальне генә искә төшереп торырга кирәктер?

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100