news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Көтүлектә җинаять: 37 яшьлек хатын ирен үтергән

news_top
Көтүлектә җинаять: 37 яшьлек хатын ирен үтергән
Фото: Россия Тикшерү комитетының Алтай крае буенча Тикшерү идарәсе

Алтай Республикасындагы Усть-Коксинск районында 37 яшьлек хатын ирен үтерүдә гаепләнә. Бу хакта «gorno-altaisk.info» хәбәр итә.

Җинаять 2024 елның 2 сентябрендә Усть-Коксинск районында Тихая урманындагы көтүлектә була. Хатын һәм аның ире спиртлы эчемлекләр эчеп утырган, һәм шунда алар бәхәсләшә башлаган. Гаепләнүче хатын, пычак алып, иренең эченә кадаган. 45 яшьлек ир-ат урында ук үлгән.

Икенче көнне бу хатын якындагы торак пунктка барып, булган хәл турында хокук саклаучыларга хәбәр иткән.

Россия Тикшерү комитетының Алтай буенча тикшерү идарәсе мәгълүматлары буенча, әлеге хатын моңа кадәр дә шундый ук җинаять өчен хөкем ителгән булган. Ул сак астына алынган.

Җинаять эше судка җибәрелгән, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар