Новосибирск өлкәсендә 16 яшьлек малайны яшен сугып үтергән. Аның дусты да зыян күргән, бу бала хастаханәдә. «Вести» каналы Тикшерү комитетына сылтама белән шул хакта хәбәр итте.
Фаҗига 13 июльдә көндез Александровка бистәсе янындагы урманда була. Малайлар авылның сыер көтүен көтә. Шул чакта яңгыр ява башлый.
Район башлыгы Олег Королев сүзләренчә, малайлар шалашка кереп кача һәм смартфоннарын ала. Шул чакта яшен суга.
Тикшерүчеләр башка версия турында әйтә. Имеш, 13 һәм 16 яшьлек малайлар яңгыр вакытында урманда агач астына кача, һәм аларга яшен суга. Бер малай урында ук үлә, икенчесе «ток сугу билгеләре» белән хастаханәдә ята. Аның хәле турында хәбәр ителми, диелә.