Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Көтү артыннан килә торган колын нәни кызның башына типкән

news_top_970_100

Красноярск краенда 3 яшьлек кызны ат имгәткән. Хәзер бала хастаханәдә, хокук саклаучылар тикшерү башлаган. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Чечеуп авылында колын тоягы белән баланың башына типкән. Бу турыда Эчке эшләр министрлыгы 9 августта хәбәр иткән. Авыр имгәнгән бала турында полициягә хастаханәдә әйткәннәр.

Ачыкланганча, кыз бала башка сабыйлар белән койма буенда уйнап йөри, әнисе өй каршында урамда була. Шул вакытта көтүче юл булап терлекләр алып кайта.

«Сабый көтү артыннан килә торган колынны күреп ала, башка балалар белән колын янына чабып килә. Баланың арттан килгәнен колын сизеп ала һәм кызның башына тибә. Сабый имгәнә, аңын югалтып егыла», – дигәннәр ведомствода.

Әти-әнисе балага беренче ярдәм күрсәтә, аннары «ашыгыч ярдәм» килгәнен көтмичә, сабыйны шәһәр хастаханәсенә алып китәләр.

Бала яхшы гаиләдә үсә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100