Халит беркайчан да үзен йомшак холыклы дип санамады. Хатыны Рәмзияне бик яратты, аңа гел юл куйды, көен көйләде, бердәнбер улы Ришат өчен дә өзелеп торды. Ләкин гаиләсендә шундый йомшак булса да, ахыргы сүзне ул әйтте, аныңча булды. Тик менә хәзер ул үзен кимсетелгән, беркемгә дә кирәксез һәм гаделсез рәвештә гаепле тоя.
5 ел элек улы Ришат күңелсезлеккә юлыкты. Алар район үзәгендә яши, бөтен кеше бер-берсен белә. Ришат тәрбияле, тәртипле, гадел малай булып үсте. Үсеп буй җиткәч, дуслары белән үз тормышында кайнап яши башлады. армиягә китәр алдыннан бигрәк тә бар-кафе ише җирләргә йөрергә ияләшеп китте. Өйгә дә таң алдыннан гына, салмыш кайта иде.
Бу гаиләнең тормышын баштанаяк үзгәрткән ул кичтә, Ришат төн уртасы җиткәнче кайтты.
Рәмзия күрше хатыны белән кухняда чәй эчеп, чөкердәшеп утыра иде. Ришат өйгә керде, әнисе һәм күрше апасы белән исәнләште, аннан йокларга китте. Иртән алар өенә полиция килеп, Ришатны алып китте. Алдагы төндә уллары күңел ачкан кафеда егетләр сугышкан. Шул бина янында урамда бер ир-атны пычак кадап үтергәннәр. Кафеда булган кешеләрнең берсе Ришатның кайсы якка киткәнен әйткән. Әмма ул вакытта күпме генә эзләсәләр дә теге пычакны таба алмадылар.
Рәмзия һәм күрше хатыны ул кичтә Ришатның чиста, айнык килеш кайтуы турында сөйләүләре ярдәм итмәде. Ришатны кеше үтергән өчен 6 елга утырттылар. Тик Ришат үзе гаебен танымады...
Менә бер атнадан Ришатның иреккә чыгар вакыты да җитә. Аларның уллары, ниһаять, өйгә кайтачак, тик аларның алга таба тормышы ничек буласын әлегә күз алдына да китереп булмый.
Шушы 6 ел эчендә Халит улы белән бер тапкыр да сөйләшмәде. Улы өчен кирәк-ярак җыйганда хатынына булышты, Ришатның тоткынлыктагы тормышын акча белән әз булса да җиңеләйтү өчен, башка шәһәргә вахта белән йөреп эшләде. Халит улын үзе кылмаган җинаятьтә нахакка гаепләп төрмәгә утыртуларына да ышанды хәтта, тик Ришат белән аралашырга теләмәвен җиңә алмады. Халит үзен ничек тотарга белми азапланды.
Ә Рәмзия улы кайту шатлыгыннан очынып кына йөрде, гүя иңнәренә канат үскән иде.
Ә Хәлит исә үз эченә тагын да йомылды, аз сөйләште, начар ашады. Ул да Ришатны көтте, аны тизрәк күреп кочаклыйсы килде, аның кайтуына сөенде. Тик тормышта аралашулары ничек булыр икән дип, ешрак уйланды. Бик куркыныч иде аңа. Улы иң рәхәт, иң матур елларын төрмәдә уздырып әрәм итте, армиядә дә хезмәт итә алмады. Хәзер аларның башлы, зирәк һәм мәрхәмәтле улларына бу районда эш табармын димә инде. Ә элекке кебек мәрхәмәтле микән соң ул? Нинди хәзер аларның уллары?
Болар барысы да Халитне бик борчыды. Ә хатыны аның болай кылануын үзенчә аңлады.
«Ришат кайтуга сөенмисең, үз улыңны яратмыйсың!» – дип гаепләде бүген.
Шулай дияргә ничек теле әйләнә икән?! Улыннан да газизрәк, якынрак кешесе юк бит аның. Ләкин улын бик яратуына ничек ышандырырга соң? Халит бары тик улының, гомумән, гаиләсенең киләчәге өчен ут йота.
Башында меңләгән уй. Бер мизгелдә кире борылып өенә кайтасы, хатынын җилтерәтеп алып, шул уйларыннан арындырасы килде аның. Ә бер караганда гомер булмаганча, эчеп исерәсе, онытыласы килде.
Халит озаклап паркта йөрде, эскәмиягә килеп утырды. Кесәсеннән телефонын алып карады, экранын җиңе белән сыпырды, аннан тагын кире кесәсенә салып куйды.
Тирә-якта кешеләр үтеп-сүтеп йөри. Инде караңгы иңеп килә, паркта яшьләр күбрәк күренә башлады. Аларның уллары Ришат та дуслары белән шулай йөрергә ярата иде бит...
Телефоны шалтырады. Хатыны шалтырата иде.
«Алё», – диде Халит. Әллә борчылудан, әллә эмоциональ киеренкелектән тамагы әчетеп куйды, тавышы карлыгып чыкты.
«Әтисе, кайтасыңмы? Кичке аш әзер, әйдә кайт», – диде Рәмзия.
«Хәзер, 10 минуттан кайтып җитәм. Кибеткә керәсе бармы, кирәк әйбер юкмы?» – дип сорады.
«Алай кирәк әйбер юк, бар да бар. Менә сине генә көтәм...» – диде Рәмзия, әкрен генә.
Хатыны да болай ачуланышып, бозылышып йөрүгә борчыла шул, бигрәк тә сүз улларына кагылганда. Ярар, аларның барысы да җайланыр әле, Алла боерса.
Менә Ришат кайтып җитәр, алга таба ничек яшәргә, нәрсә эшләргә икәнен бергәләп хәл итәрләр. Иң мөһиме – уллары гына кайтсын, алар янында булсын.