Котовскида Wildberries складына БПЛА һөҗүмендә 25 кеше зыян күргән, 7 кеше һәлак булган
Тамбов өлкәсендә, Котовскида Wildberries складына БПЛА һөҗүменнән соң 25 кеше зыян күргән һәм 7 кеше һәлак булган. Бу хакта төбәк башлыгы Евгений Первышов социаль челтәрләрдә хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».
«18 июльгә каршы төндә Котовскида дошман БПЛАларының Wildberries складына һөҗүме нәтиҗәсендә 25 кеше зыян күрде… Төнге сменада эшләүче 7 кеше урында һәлак булды», – дип язган Первышов.
Зыян күргән 23 кешене хастаханәгә алып киткәннәр. 1 кеше бик авыр хәлдә, 6 кеше авыр хәлдә, калганнары уртача авырлыкта имгәнгән. Зыян күрүчеләр башлыча ярчыклар белән яраланган.
Первышов бу һөҗүмне кабәхәтлек дип атады, БПЛА күп сандагы корбаннар өчен зарарлый торган элементлар белән җиһазландырылган булуын әйтте.
«Моны тыныч халыкка каршы планлаштырылган теракт дип ышаныч белән әйтеп була», – дип йомгаклаган ул.